Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада кошлар бәйрәме үткәрелде

Чарада барлыгы 250 сыерчык оясы тәкъдим ителде, ә 23 укучы мастер-класста катнашты.

Бүген Кукмараның Атлас Булатов исемендәге паркта Кошлар бәйрәме үткәрелде. Анда сыерчык ояларыннан күргәзмә, кош оялары ясау буенча мастер-класслар оештырылды. “Галактика” балалар иҗат үзәге җитәкчесе Лира Усманованың сүзләренә караганда, күргәзмәдә районның 31 мәктәбеннән килгән укучылар катнашты. Шулай ук бәйрәмдә өч балалар бакчасы коллективы да бар иде. Анда барлыгы 250 сыерчык оясы тәкъдим ителде, ә 23 укучы мастер-класс күрсәтте.  Кош ояларының ниндиләре генә юк: бизәкләрнең төрлелегеннән күзләр камаша. Билгеле, бу укучыларның гына түгел, ә әти-әниләр, укытучыларның да тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

 

  Илфат ӘХМӘДУЛЛИН, район мәгариф идарәсе җитәкчесе: 

- Кошлар көне – балалар бакчалары, мәктәпләр өчен зур бәйрәм. Аны ел саен үткәрү матур традициягә әверелде. Максаты исә балаларга табигатьне сакларга кирәклеген аңлату. Конкурс белән кызыксыналар, хәтта кызлар да әти-әниләре белән берлектә кош оялары ясап алып киләләр. Аларны бәяләгәндә балалар катнашында ясалганлыгына, үзенчәлекле булуына игътибар итәбез һәм ул быелгы эш булырга тиеш. Милли орнаментлар, төрле бизәкләр – болар барысы да баланың уйлау сәләтен үстерә торган элементлар дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев