Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада шәхси йорт һәм аның корылмаларында янгын чыккан

Янгын Җиңүнең 50 еллыгы урамында була.

Кукмарада корылмалары белән шәхси йорт янган, хуҗасы ут эченнән чыгып калырга өлгергән. Бу хакта Кукмара районының 117 янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

21 август көнне 02.41 сәгатьтә 117 янгын сүндерү-коткару частенең элемтә пунктына Кукмарадагы Җиңүнең 50 еллыгы урамында йорт януы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләрне йортның хуҗасы каршы алып, ишегалды корылмаларында һәм йортта беркем дә юклыгын, ә үзенең янган йорттан чыга алуын хәбәр итә.

Утның күрше йортка тарату куркынычы да яный. Күпмедер вакыттан соң аны сүндерәләр.

Ут нәтиҗәсендә 185 квадрат метр мәйданда йортның чормасы һәм өлешчә эчке өлеше, хуҗалык корылмалары яна.

Фото: 117 янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев