Кукмарада коррупциягә каршы координацион эш буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы үткәрелде
Анда районның оешма-предприятие җитәкчеләре, җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре һәм эшмәкәрләр чакырылган иде.
Район мәдәният йортында үткән коррупциягә каршы координацион эш буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышына районның оешма-предприятие җитәкчеләре, җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре һәм эшмәкәрләр чакырылган иде.
Утырышны район башлыгы Сергей Димитриев алып барды.
Район прокуроры Рөстәм Мәхмүтов 2023 елда районда коррупцияне кисәтү һәм хокук саклау органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.
Район иҗтимагый совет рәисе Раулә Самерханова район үзәк дәваханәсендә һәм мәгариф учреждениеләреңдә коррупциянең таралуын һәм аның сәбәпләрен ачыклау буенча үткәрелгән социологик тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. Сораштыруда барлыгы үзәк дәваханә буенча 195 кукмаралы катнашты. Мәгариф оешмаларының эшчәнлекләренә бәйле сораштыруга 445 кеше җавап бирде. Мәгариф оешмалары буенча анкета нәтиҗәләре белән Кукмара муниципаль районы сайтының «Коррупциягә каршы тору» дигән бүлектә танышырга мөмкин.
Район учреждениеләренең бюджет акчаларын, авыл җирлекләрендә үзара салым акчаларын максатчан юнәлештә тоту, рациональ куллануны контрольдә тоту турында Контроль исәп-хисап палатасы рәисе Светлана Камалова чыгыш ясады.
фото: Гөлия Нигъмәтуллина/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев