Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада киез итек музее һәм киез итек комбинатына нигез салучыларга һәйкәл барлыкка киләчәк

Район җитәкчелегенең инициативасын Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон хуплады.

Кукмарада тиздән киез итек музее һәм киез итек комбинатына нигез салучыларга һәйкәл барлыкка киләчәк. Район җитәкчелегенең инициативасын Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон хуплады. Мондый үтенеч белән депутатка предприятиенең профсоюз комитеты рәисе Ирина Кисиль мөрәҗәгать иткән иде. Узган ел комбинат үзенең 155 еллыгын билгеләп үтте. 

Яңа ел алдыннан районга эш визиты белән депутат Илья Вольфсон килде. Ул район башлыгы белән берлектә булачак скульптура өчен урынны карады һәм Вадим Иксанов остаханәсеннән эскиз проекты турында фикер алышты.

Сергей Димитриев, предприятие хезмәткәрләре һәм шәһәр халкының фикерен исәпкә алып, скульптура дизайнын эшләргә кушты. «Без инде беренче эскизны күрдек, ул яхшы, әмма ахыргы карарны район халкы белән киңәшкәннән соң кабул итәчәкбез», - дип ассызыклады ул. Район башлыгы шулай ук элеккеге Комаровлар кибетендә киез итек музее булдыру фикерен дә әйтте. Хәзерге вакытта бинага реставрация ясарга кирәк, ремонт эшләрен быел башкару планлаштырыла.

«Кукмараның киез итекләре - Татарстанның иң борынгы брендларының берсе. Мин дә, гаиләм һәм дусларым да комбинатның искиткеч аяк киемнәрен яратып кия. Предприятие үзенең юбилеен билгеләп үтте, шуңа күрә без әлеге скульптураны булдыру чыгымнарын үз өстебезгә алачакбыз. Миңа калса, ул бу истәлекле дата уңаеннан яхшы бүләк булачак», - дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон.
 
Кукмара киез итек-киез комбинаты «Бертуган Комаровлар» сәүдә йортының шәхси биләмәләре базасында оештырыла. Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, бертуганнар үз эшчәнлекләрен XIX гасыр ахырында ук башлап җибәрә. Алар, җирле халыктан йон сатып алып, фабрикада аны махсус машиналарда тетәләр һәм, өйдә эшләүчеләргә биреп, итек бастыралар, үз келәймәләрен (тамга) куялар. Өйдә киез итек басучыларның саны ул вакытта 1500гә якын була. Көнгә 10 сәгать дәвамында Комаровлар үз машиналарында 3000-3500 фунт йон тетә, 600 пар итек басыла. «Бертуган Комаровлар» сәүдә йортының эшләнмәләре Казан губернасыннан читтә дә билгеле була. Фирма үз вакытында Париж һәм Лейпциг, шулай ук Россия сәүдә ярминкәләренең медальләре белән бүләкләнә. Бүгенге көндә комбинат елына миллионлаган пар аяк киеме эшләп чыгара, ә 2022 елда предприятие 150 процент үсеш күрсәтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев