Кукмарада кәҗә асраучылар байтак
Үткән гасырда бу хайван фәкыйрьлек билгесе булып исәпләнсә, хәзерге көндә дәрәҗәсе күтәрелде, чөнки сөтенең туклыклы гына түгел, антисептик һәм аллергиягә каршы үзлекләргә ия булуы ачыкланды
Май аенда күршем Мансураның шомырт чәчәкләре җыеп йөргәнен күрдем.
- Кәҗәбез кышын бик яратып ашый, киптереп куям әле, - диде.
Ничек кенә сыйламый ул сөтлебикәсен: чия, өрәңге, каен миллекләре, әрекмән, керән яфраклары, төрле дару үләннәре әзерли, юкә чәчәкләре дә җыя, хәтта туралган кабакны да өстенә шикәр комы сибеп бирә. Витаминнарга бай, сәламәтлеккә файдалы бу үсемлекләрнең барысын да кулланмыйбыз бит, аның каравы, алар сөт аша безнең организмга үтеп керә, ди.
Берәр кәҗә асраучылар байтак безнең Рудник авылында. Аларны чирәмле урыннарга арканлап куялар. Үткән гасырда бу хайван фәкыйрьлек билгесе булып исәпләнсә, хәзерге көндә дәрәҗәсе күтәрелде, чөнки сөтенең туклыклы гына түгел, антисептик һәм аллергиягә каршы үзлекләргә ия булуы ачыкланды.
Ләйлә һәм Фәйзрахман Барыевларның ике кәҗә, өч бәкәйләре бар.
- Алты ел асрыйбыз инде. Башта берне алырга булдык, аннары икенчесен. Яшебез олыгая барганлыктан, сөтен төрле авыртулардан дәва чарасы буларак кулланабыз, - дип каршылады алар мине. Ләйлә ханым кәҗәләр турында бик күп белә икән.
- Бик чиста хайван ул. Көтү булган авылларда күргәнегез бардыр: кәҗәләр артка калмый, һәрчак көтү алдыннан бара. Үләннәрне дә сайлап, талымлап кына ашый, - дип сөйләде. - Кайберәүләр кәҗә сөтен, тәмсез ис килә, дип өнәмиләр. Малны бит карап, тәрбияләп тотасы, үзвакытында йонын кыркыйсы, барлык санитария-гигиена таләпләре үтәлергә тиеш. Сөт сауганчы, җилемен яхшылап юарга, корытып сөртергә, сыер мае яки вазелин белән майларга, сөтен марля аша сөзәргә кирәк. Шулвакытта бернинди ят ис-тәме булмаячак.
Һәркөнне иртән һәм кичен берәр чынаяк яңа сауган сөт эчәргә күнеккән алар. Мондый сөтнең сихәт бирүен белмәгән кеше юктыр.
Ничек ашатулары белән дә кызыксындым.
- Печәннән тыш, чия, карлыган, тупыл һәм башка агач-куак ботакларыннан миллекләр әзерлибез, иртән һәм кичен берәр миллек бирәбез. Арпаны, бәрәңге кабыкларын тәмләп ашыйлар, - ди.
Шунысы кызык: тозлы кыяр яраталар икән. Кәҗәләрне кабак, алма белән белән дә сыйлыйлар, анысын сатып аласы юк, бакчаларында үсә.
Шулай да бу хайванны асрау бик мәшәкатьле кебек тоелды миңа. Ләйлә ханым моның белән килешми.
- Артык эше юк, - ди. - Хуҗалыкта кәҗә асрау үзен аклый. Бердән, өйдә һәрчак экологик чиста сөт бар, эчкәннән калганын эремчек ясарга тотабыз, камырга кушарга да әйбәт.
Моннан тыш, дәүләт һәр кәҗә өчен берәр мең сум күләмендә субсидия түли.
Лилия һәм Эдуард Шаһиевлар кәҗә асрау белән Рудникка күченеп килгәннән бирле, унөч ел шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә бер кәҗә белән тәкәләре бар.
- Сыер асрасаң, чыгымнары зуррак, сөте дә безнең бер гаилә өчен күп, артыгын сатарга кирәк була. Кәҗә әйбәт кенә инде, - ди йорт хуҗасы. - Көнгә ике литр сөт бирә, әмма гел шул күләмдә түгел: кышка кими, ә инде бәкәйләгәч имезә дә бит әле. Сөтен яратып эчәбез, каймагын да аерабыз, дәвалану өчен дип сорап килүчеләр дә булды. Бәкәй ите дә ошый, духовкада төрле тәмләткечләр белән кыздырып ашыйбыз.
Мал асрау, олы яки кечкенә булуга карамастан, тырышлык һәм көч сорый. Кәҗә генә, дип булмый. Арканга бәйләгәч тә, уралып буылмасын өчен карарга, вакытында суын эчертергә кирәк.
- Яратып, сыпырып кына торабыз инде, - дип елмая Эдуард. – Абзарын көн саен чистартып, пычкы чүбе сибәбез. Менеп ята торган сәндерәсе бар. Йонын тарап, бетләре юкмы дип, тикшерәбез, тырнакларын кисәбез, авыруларга каршы прививка ясатабыз. Саву алдыннан тормыш иптәшем җилемен әйбәтләп юа. Гомумән, сөтнең тәме чисталык белән бәйле.
Бу язманы әзерләгәндә хезмәттәшебез Алсу истәлекләре белән уртаклашты:
- Бәләкәй чагыбызда авылга, әби янына кунакка кайта идек. Аның үзе белән бергә картайган кәҗәсен хәтерлим. Кадерләп асрады ул аны, чалдырмады. Кәҗә үз үлеме белән үлгәнче яшәде.
Менә шулай, кайбер ялгыз гомер итүче өлкәннәр өчен кәҗә иптәш тә әле ул.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев