Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче хатын-кыз караклык өчен хөкем ителгән

Суд карары законлы көченә керде.

Кукмара районы прокуратурасы 39 яшьлек хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять Кодексының 158 маддәсе 2 өлеше, “в” пунктында (кешегә зур зыян китереп урлау), РФ Җинаять Кодексының 158 маддәсе 3 өлеше, “г” пунктында (банк счетыннан урлау) каралган җинаятьләр кылуда гаепле дип таба.


Судта ачыкланганча, 2023 елның 6 мартында гаепләнүче үзенең Кукмара шәһәре Маяковский урамындагы фатирында дустының онытып калдырган 18 мең сумлык кәрәзле телефонын һәм банк картасын күреп ала. Соңрак әлеге хатын-кыз Кукмара һәм Вятка Аланы кибетләрендә азык-төлек сатып алганда шул карта белән түли.
Гаепләнүче үз гаебен таныды һәм 7 мең сумнан артык зыянны тулысынча кайтарды. Суд аңа алты ай сынау срогы белән шартлы рәвештә алты айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.


Суд карары законлы көченә керде.


Кукмара районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев