Кукмарада яшәүче пенсионер аздан гына мошенниклар корбаны булмый калган
Ир-ат кәрәзле телефонга килгән кодны мошенникларга әйтә.
61 яшьлек пенсионерның сүзләренә караганда, аңа билгесез кеше шалтыратып үзен почта хезмәткәре дип таныштыра һәм салым хезмәтеннән заказлы хат килүен әйтә. Алар райондашыбыздан хатны нинди юл белән (электрон яисә почта аша) алырга теләвен сорый. Әмма кайсы гына төр сайланса да, аны кәрәзле телефонга СМС-хәбәр белән килгән кодны әйтеп, «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша расларга кирәк. Чынлыкта исә телефонга порталдагы шәхси кабинетка керү мөмкинлеген бирә торган код килә. Аны таныш түгел кешегә җиткерү аяныч тәмамланырга мөмкин.
Зыян күрүче шалтыратучының сүзен тыңлый. Әмма бераздан, үзенең мошенниклар «кармагы»на эләккәнен аңлап, шунда ук балаларына шалтырата һәм алар бергәләп полициягә мөрәҗәгать итәләр.
Әлеге ир-ат Кукмара районы Социаль фондының клиент хезмәте белгечләре ярдәмендә үзенең «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинет паролен вакытында «торгызырга» өлгерә. Шуңа күрә мошенниклар аның шәхси мәгълүматларыннан файдалана алмый.
Пенсионер ир-аттан: «Сезнең мошенниклык ысуллары турында ишеткәнегез бар идеме?» — дип сорамый кала алмадык.
«Әлбәттә, бар. Ләкин шулай да эләгә яздым бит менә. Моның ничек чыкканын үзем дә аңламый калдым. Безнең өйгә салым хезмәтеннән бернинди хат килмәде. Шуңа күрә күпфункцияле үзәккә заказ биреп салымны түләгән идем. Почтадан дип шалтыраткач, хатның икенче нөсхәсе килгәндер дип уйладым. Нәтиҗәдә аздан гына ялган юл белән акча эшләүчеләр тозагына төшмәдем», — диде ул.
Мошенниклар ни генә сөйләмәсен, ахыры һәрвакыт бертөрле тәмамлана: алар сездән ниндидер гамәлләр башкаруыгызны сорый. Бу исә СМС-хәбәр белән килгән кодны әйтү, сылтама буенча күчү яки акчаны ниндидер счетка күчерү булырга мөмкин. Телефоннан шалтыраткан билгесез кешеләргә шәхси мәгълүматларны әйтергә, аларның сүзе белән бернинди гамәлләр дә башкарырга ярамый. Чөнки боларның һәммәсе дә сезнең акчагызның югалуына яисә шәхси мәгълүматларның чит кешеләргә эләгүенә китерәчәк.
Гөлназ Яппарова, Кукмара почтамты җитәкчесе:
Почта хезмәткәрләре хатлар килгән очракта беркайчан үз клиентларына телефон аша хәбәргә чыкмый. Ә менә курьер посылканы алып килер алдыннан йорт адресын һәм китерү вакытын шалтыратып ачыклый ала. Заказлы хатларны хат ташучы өйгә алып килә һәм шәхесне ачыклаучы документны күрсәткәндә генә, имза куйдырып, адресатка тапшыра. Әгәр адресат урынында булмаса, почтальон почта тартмасында хәбәр калдыра һәм хатны бүлеккә кире алып кайта. Заказлы хатларны яисә посылкаларны «Россия Почтасы» кушымтасында да карарга мөмкин.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев