Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче Нина Родыгина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Күп кыенлыклар кичерсә дә, Нина Родыгина язмышына бик рәхмәтле.

Кукмарада яшәүче Нина Родыгина шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Нина Павловна Родыгина тумышы белән күрше Марий Эл Республикасыннан. Язмыш ачысын аңа бик яшьләй татырга туры килә. Әнисенең нинди икәнен дә белмичә, әби тәрбиясендә үсә ул. Ә 14 яшендә ятим кыз тормыш дилбегәсен үз кулына ала. 

Кукмарада яшәүче Нина Родыгина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

«Бервакыт безгә Кукмарадан бер хатын-кыз килде. Итек фабрикасына укып-эшләргә кешеләр җыялар иде. Риза булдым. Дус кызым белән җыенып чыгып киттек. Юлдагы авылларга кереп, куна-куна, өченче тәүлеккә генә барып җиттек. Кукмарага килеп җиткәч, өч гаилә яши торган баракта кунганны хәтерлим. Иртән фабрикага алып киттеләр. Иптәш кызымның туу турында таныклыгы бар, ә минем бернинди документым да юк иде. Миңа: „Без сине ала алмыйбыз, кире кайтырга туры килер“, — диделәр. Бу сүзләрне ишеткәч, яшемә буылып: „Мин кая барыйм, беркемем дә юк. Юлны да белмим“, — дип елый башладым. Ул вакытта ФЗӨ директоры булган Григорий Клюшин, аның тормыш иптәше Анна Соболевалар бик рәхимле, шәфкатьле кешеләр иде. Шулай итеп, эшкә алдылар, миңа тормыш башлап җибәрергә ярдәм иттеләр», — дип хатирәләрен барлый язмам герое.

Бу — сугыштан соңгы авыр еллар. Нина Павловна фабрикага эшкә килгәндә бөтенесе кул хезмәтенә көйләнгән, күп көч таләп итә торган кыен вакытлар була. 

«Миңа һәрвакыт Аллаһы Тәгалә ярдәм итте. Фабрикага нинди генә яңалык керсә дә, иң беренче эшләп карарга миңа кушалар иде. Яшермим, нинди генә эшкә тотынсам да, бар күңелемне биреп, җиренә җиткереп башкардым. Шуңадырмы барысы да тиешенчә килеп чыга иде. Яшь идек, эш авыр булса да төшенкелеккә бирелмәдек. Кызлар белән җырлый-җырлый эшләдек, иң мөһиме — без исән-сау дип әйтергә ярата идек», — дип дәвам итә сүзен туган көн иясе.

Тырыш, чибәр кызны читтән генә күзәтеп йөрүчеләр күп була. Бервакыт уртак танышлары аны Александр исемле егет белән таныштыралар. Нина егетне бер күрәдә үзенә гашыйк итә. Яшь пар гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы ул һәм ике кыз дөньяга килә. Александр да Нина сыман ятим булганлыктан, аларның ярдәм итәм дип торучылары булмый, тормыш йөген бергәләп җигелеп тартырга туры килә. 

Кукмарада яшәүче Нина Родыгина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Әлбәттә, тормыш булгач, ачысы-төчесе дә, бәхетле көннәре дә күп була. Кулга-кул тотынышып, 43 ел бергә яши алар. Гаилә башлыгы — һөнәре буенча электрик, ә Нина Павловна 41 ел гомерен итек фабрикасына багышлый. Ләкин язмыш бу ханымга тагын бер сынау әзерли: 63 яшендә ире Александрны, бер елдан соң 33 яшьлек кызы Еленаны җир куенына озата. Ничек кенә авыр булса да, Нина Родыгина бирешми. Кызы Ленаның ятим калган ике баласын (ул вакытта сабыйларга 7-9 яшь була) тәрбияләп аякка бастыра. 

Кукмарада яшәүче Нина Родыгина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Күп кыенлыклар кичерсә дә, Нина Родыгина язмышына бик рәхмәтле. Әни дип өзелеп торган улы-кызыннан тыш, әби дип яратып, ярдәм итеп торучы 9 оныгы, 11 оныкчыгы бар аның. Чарасызлыктан түгел, бары тик үзе шулай теләгәннән бүгенге көндә фатирында үзе генә гомер кичерә. Социаль хезмәткәр Ирина Галәмованы мактап телгә алды: «Көн саен килеп хәлемне белә, дарулар эчертә. Үзем дә аны бик хөрмәт итәм, яратып, «Ириночка, ласточка моя» — дип дәшәм, — ди ул, елмаеп.

фото: Гөлия Нигъмәтуллина/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев