Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче исерек килеш кабат машина йөрткәне өчен суд каршына басачак

Ир-егет үз гаебен тулысынча таныды.

Кукмара районы прокуратурасы 22 яшьлек ир-егеткә карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр Кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган (исерек хәлдә булган, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган хәлдә автомобиль белән идарә итү) җинаять кылуда гаепләнә.

Эш материаллары буенча 2023 елның 1 гыйнварында гаепләнүче, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә, «Лада Гранта» автомобиле руле артына утырып, Кукмара шәһәренең Валентин Беркутов урамы буйлап бара. Юлда исерек шоферны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Аның элек исерек килеш машина йөртүе өчен административ җаваплылыкка тартылган булуы ачыклана.

Ир-егет үз гаебен тулысынча таныды.

Җинаять эше район судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев