Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче Гөлсәрия Хәсәнова: Коморовлар йорты яныннан узганда әле дә тәннәрем чымырдый

Комаровлар йортында яшәгәннәр очрашуга җыелды.

Кукмараның үзәгендә урнашкан Комаровлар йорты хәзерге көндә искергән хәлдә булса да, әле сәнәгатьчеләр нәселе өзелгәч тә, биредә бала-чага тавышы тынып тормаганы район халкына яңалык түгел. Еллар узган, сулар аккан...
Кайчандыр монда бала чагы шаулап узган малай-кызлар инде үзләре әби-бабай булганнар. Гомер көзенә җитсәләр дә, балачак дуслары мөмкинлек чыкканда очрашып торалар икән. Күптән түгел шундый очрашуларның чираттагысы булган: чордашлар күрешеп, балачак, яшьлек хатирәләрен яңартканнар. 

Заманында итек фабрикасы хуҗасы, төрле җирләрдән үзләренә эшче көчләр туплап, ул чорда барлыгы 64 гаиләне бер капка астына урнаштырган.

— Мин 1955 елда әлеге истәлекле урында туганмын. Әти-әниләр итек фабрикасында эшләгәнгә, шуннан тору урыны биргәннәр. Бертуган Комаровларның машиналар гаражыннан үзгәртеп ясалган озын агач баракта яшәдек, — дип искә ала Кукмарадан Сәрия Нуриева. — Бала-чага бик күп иде безнең чорда. Нинди генә уеннар уйнап үсмәдек. Кыш көне шулхәтле кар күп ява иде. Үзебез, ат булып, агач чаналарны йөгерә-йөгерә тартып йөргәннәр бүгенгедәй хәтеремдә. Кечкенәрәк вакытта «өйле» уйнасак, үсә төшкәч — «мәктәпле», аннан футбол, хоккей, яшүсмер чакта гитарага җырлап утырулар — барысы да күңелдә саклана.

 

Хәзерге вакытта Кукмарада яшәүче Гөлсәрия Хәсәновага әле дә сакланып калган ике катлы, балконлы йортта бераз гомер итәргә туры килә. 

— Мин тугач, безнең гаилә халык телендә «Четвертый номер» дип йөртелгән йорттан бирегә күченгән. Кечкенә генә бүлмәдә дүрт бала, әти-әни, әби — җиде кеше яшәдек. Олы яшьтәге абый-апалар кич утырырга чыгалар, кызык хәлләр, мәзәкләр сөйлиләр, без, бала-чага, кызыксынып тыңлап тора идек. Өй салып, Ибраһимов урамына күчеп киткәннән соң да, кызлар белән кич чыккач, шунда кадәр төшеп йөрдек берара. Комаровлар йорты әле дә төшләремә керә, шунда кайтканмын, имеш. Ул тирәләрдән еш үтәм, узган саен һаман да тәннәрем чымырдый, — ди Гөлсәрия Хәсәнова. 

Төрле милләттән, төрле диннән булган халык гаилә, бер хуҗалык булып яшәгән. Бер табактан ашап, бер чынаяктан су эчеп үскән балалар без, ди алар. Төрлесе-төрле якка чәчелеп урнашсалар да, әледән-әле күрешеп, хәл белешеп яшиләр, чөнки аларны гомерлеккә өзелмәс җепләр — балачак хатирәләре бәйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев