Кукмарада Яңа ел — 2025: бәйрәм чаралары программасы
Кукмарада озын Яңа ел ялларына чаралар программасын тәкъдим итәбез.
30 декабрь, 19.00–22.30 сәгатьләрдә — Яңа елга багышланган бәйрәм күңел ачулары.
«Акыллы елан ничек итеп Яңа елны булдырган?» театральләштерелгән тамаша.
Район башлыгының котлавы.
Бәйрәм концерты һәм дискотека (Комсомол мәйданы).
31 декабрь, 20.00–22.00 сәгатьләрдә — бәйрәм дискотекасы.
3 гыйнвар, 11.00–14.00 сәгатьләрдә — «Кыш бабайда кунакта». Кыш бабай резиденциясен ачу («Киндеркүл» паркы).
3–4, 6–8 гыйнвар, 11.00–14.00 сәгатьләрдә — Киндеркүл авылында Кыш бабай резиденциясе эше.
2–8 гыйнвар, 19.00–22.00 сәгатьләрдә — Комсомол мәйданында халык күңел ачулары.
5 гыйнвар, 09.00–16.00 сәгатьләрдә — «Кукмара итекләре—2025» X Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль-ярминкәсе (Комсомол мәйданы).
7 гыйнвар, 17.00–19.00 сәгатьләрдә — «Күңелле Раштуа» бәйрәме (район Мәдәният йорты).
13 гыйнвар, 18.00–22.00 сәгатьләрдә — Искечә Яңа елны каршы алу: концерт, театральләштерелгән тамаша, дискотека (Комсомол мәйданы).
0+
фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев