Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия өйрәнүләре узачак

Күнегүләр барышында гадәттән тыш хәлләр тематикасы буенча гамәли чаралар үткәрү, район халкына хәбәр итү системасын тикшерү һәм башка чаралар үткәрелә.

Кукмара районы территориясендә 2 октябрьдә гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия өйрәнүләре узачак. Бу турыда Кукмара районының Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Илназ Кәримов хәбәр итте.

«Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2020 елның 2 октябрендәге оештыру күрсәтмәләре нигезендә, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Кукмара муниципаль районында да, башкарма хакимиятнең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үткәрү планлаштырыла», - дип билгеләп үтте Илназ Кәримов.

Аның сүзләренчә, күнегүләр барышында авыл җирлекләрендә, оешмаларда һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләр тематикасы буенча гамәли чаралар үткәрү, Татарстан Республикасы халкына хәбәр итү системасын тикшерү, уку сигналларын идарә органнарына җиткерү, шулай ук абонентларның кәрәзле телефоннарына СМС хәбәрләр җибәрү планлаштырыла.

«Район халкыннан тынычлык һәм тәртип саклауларын сорыйбыз», - дип мөрәҗәгать итте Илназ Кәримов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев