Кукмарада Германиядән Совет гаскәрләре төркеме чыгарылуга 31 ел тулуны билгеләп үттеләр
Анда Германиядә төрле елларда хезмәт иткән ветераннар, чакырылган кунаклар катнашты.
Кукмараның Җиңү паркында Германиядә хәрби бурычын үтәгән якташлар истәлегенә куелган һәйкәл янында тантаналы митинг узды. Анда Германиядә төрле елларда хезмәт иткән ветераннар, чакырылган кунаклар катнашты.

Германиядән Совет гаскәрләре төркеме (ГСВГ) чыгарылуга 31 ел тулды.

Чарада районның Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме ветераннар Советы рәисе Раиф Гомәров, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, район офицерлар берлеге рәисе Илфат Гайнанов, якташыбыз, Норлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин, район ветераннар Советы рәисе Валентин Ивановлар чыгыш ясады, һәйкәлгә венок, чәчәкләр салынды.

Тантаналы очрашу буләкләүләр белән үрелеп барды.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев