Кукмарада ”Экстремизмга – юк” айлыгы бара
Аның кысаларында балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният учаклары, китапханә, дин йортларында террорлык һәм экстремистлыкны кисәтү, милләтара бердәмлекне ныгытуга юнәлдерелгән төрле чаралар, тынычлык дәресләре, митинг, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр үткәрелә, террорчылар кулыннан һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынып, алар рухына дога кылына.
Сентябрь ае җитсә, Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган коточкыч хәлләр әледән-әле хәтердә яңара. Моннан 15 ел элек канкойгыч вәхшиләр, 1 сентябрь көнне мәктәпкә бәреп кереп, меңнән артык кешене тоткынлыкка алган иде. Өлкәннәрне генә түгел, берсеннән-берсе кечкенә сабыйларны да кызганмады алар... Әлеге җанөшеткеч фаҗигадә террорчылар кулыннан 334 кеше, шул исәптән 186 баланың гомере өзелде, 100дән артык кеше инвалид калды. Республика һәм районыбызда да ”Экстремизмга – юк” дигән айлык узу юктан түгел. Аның кысаларында балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният учаклары, китапханә, дин йортларында террорлык һәм экстремистлыкны кисәтү, милләтара бердәмлекне ныгытуга юнәлдерелгән төрле чаралар, тынычлык дәресләре, митинг, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр үткәрелә, террорчылар кулыннан һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынып, алар рухына дога кылына.
- Экстремист һәм террорчыларның икесенең дә төп максаты – халык арасында шау-шу кубарып, кешеләрне куркытып, мәкерле уй-планнарын тормышка ашыру, үз дәүләтләрен төзү. “Хизб ут-Тәһрир әл-Ислами” халыкара террорлык оешмасы да әнә шундыйлардан, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. – Районыбызда иҗтимагый һәм дини берләшмәләрнең һәм кайбер кешеләрнең экстремистлык, террорлык актларын кисәтү, аларны тудыручы сәбәпләрне ачыклау юнәлешендә хокук саклау органнары тарафыннан күп эшләнә. Социаль челтәрләрдәге ресурсларга һәрдаим мониторинг үткәрелә. Канкойгыч вакыйгаларны пропагандалаучы мәгълүмат һәм хәбәрләр очраганда, авторларын ачыклап, административ яисә җинаять җаваплылыгына тарту каралган. Билгеле булганча, бүгенге көндә Кукмара мөхтәсибәте составында 75 мәчет уңышлы гына эшләп килә. Шәһәрнең үзәк мәчете каршында оешкан мәдрәсәдә 400гә якын кеше укый. Анда белем бирү традицион Ислам хәнәфите юнәлешендә алып барыла. Бергәләп максатчан эш алып бару нәтиҗәсендә районда экстремистлык юнәлешендәге хокук бозуларга юл куелмый. Әмма шулай да агымдагы елның июлендә дин йортларының берсендә тыелган дини китаплар исемлегенә кертелгән бер уку әсбабы табылды. Андый китапны саклаган һәм кулланган өчен имамга кисәтү ясалды.
Рамил Нургалиев сүзләренә караганда, Урта Азия, Украина вәкилләре дә Кукмараның полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан аерым контрольдә. Соңгы тугыз айда 90 чит ил кешесе (Үзбәкстаннан – 55, Тадҗикстаннан – 12, Кыргызстаннан – 7, Казахстаннан – 6, Әзербайҗаннан – 3, Вьетнам һәм Молдавиядән – 2шәр) тикшерелгән.
- Шулай ук дини экстремистлыкка каршы хәрәкәт линиясе буенча исәптә торучы 11 кеше дә күзәтчелек астында. Участок инспекторлары аларны яшәү урыннары буенча тикшереп, кисәтү әңгәмәләренә чакырып торалар, - ди бүлек начальнигы. - Район халкы белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Җирлекләргә күченеп кайтучылар, авылларда буш торучы йортларны сатып алырга теләүчеләр дә игътибар үзәгеннән читтә калмый. Авыл җирлеге башлыклары, балалар бакчасы, белем бирү учреждениеләре, медицина, социаль яклау оешмалары хезмәткәрләре дә экстремаль хәлләргә һәрчак әзер булырга, тиешле саклык чаралары күрелергә тиеш. Шикле әйберләргә очрасагыз, җинаять кылырга теләүчеләр хакында нидер ишетсәгез, нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, таныш-белешләрегезнең, я булмаса урамда, җәмәгать урыннарында кайбер кешеләрнең үз-үзен тотышында үзгәрешләр сизсәгез, кичекмәстән полициягә хәбәр итсәгез иде. Уяулык безнең һәммәбезгә дә бик кирәк!
Кукмара миграция хезмәте бүлекчәсенең мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә 165 чит ил кешесе миграцион исәптә тора. Иң күп мигрантлар Үзбәкстан һәм Тадҗикстаннан икән. Алар районның оешма-предприятиеләрендә, башлыча авыл хуҗалыгы өлкәсендә, шәхси эшмәкәрләрдә хезмәт куя.
- Чит ил гражданнары һәм эш белән тәэмин итүчеләр арасында һәрдаим аңлату эшләре алып барыла. Тикшерү максатында быел “Легаль булмаган мигрант” операциясе оештырылып, аның кысаларында 140 чара уздырылды, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы. – Миграция кагыйдәләрен, закон таләпләрен бозучыларга карата административ чаралар күрелә. Быел әнә шундый 45 кешегә беркетмә төзелде.
Бер кукмаралының Сүрия территориясендә канунсыз кораллы оешма әгъзасы булып торуын, аның Россиягә кайтканда тоткарлануын да күпләр хәтерлидер әле. Рамил Нургалиев әлеге күңелсез вакыйганы да искә төшереп узды.
- Моннан өч ел элек әлеге 41 яшьлек ир-егет җинаять җаваплылыгына тартылды һәм район судында сигез елга һөкем ителде, - диде ул. – Кызганыч, бүгенге көндә Сүриядә тагын бер райондашыбыз бар. Чит дәүләт территориясендә бу дәүләт законында каралмаган кораллы формированиедә катнашучы Кукмара кешесен таба алмыйлар, ул Федераль эзләүдә.
Язманы әзерләгәндә Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев белән дә элемтәгә кердем. Дин әһеле буларак, экстремистлык һәм террорлыкка карата үз фикерен белдерде ул:
- Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: “Ислам диненә каршы сезнең белән сугышмаган һәм сезне йортларыгыздан куып чыгармаган кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булудан һәм аларга гаделлек кылудан Аллаһ сезне тыймый. Аллаһ гадел булганнарны сөядер”. Мөхтәрәм дин кардәшләрем, игътибар итегез әле: Раббыбыз мөселманнарны үзебезгә, гаиләбезгә, динебезгә, илебезгә кылыч күтәреп килмәгән кешегә карата, аның нинди дин тотуына, кайсы милләттән булуына карамастан, яхшы мөнәсәбәттә булырга өнди. Дөрес, ислам дине артына яшеренеп, начарлык кылып йөрүчеләр, мөселманнарны фетнә чыгаручылар, кан коючылар итеп күрсәтергә тырышучылар да шактый. Динебез моңа катгый рәвештә каршы. Татар халкының “Таш атканга - аш ат” мәкале дә юктан гына чыкмаган. Начарлыкка начарлык белән җавап бирү – явызлыкка юл кую, аны арттыру дигән сүз. Инде сиңа карата яманлык кылучыга изгелек белән җавап бирү, кимендә тыелып калу – үзеңә савап алу гына түгел, ә, бәлки, Аллаһы Тәгалә кушуы белән, теге кешенең күңелен йомшартуга, кылган начар гамәлләренә тәүбә итүгә, киләчәктә бары яхшылыклар, изгелекләр башкаруга сәбәпче дә булырга мөмкин. Мөселман кешесе башкаларга сабырлыкның, гаделлекнең, ихласлыкның, тынычлыкның үрнәге булырга тиеш.
Динебезне үзләренең шәхси максатларында файдаланырга тырышучылар безләрдән түгел. Шуңа да яңа дингә кайтучылар, ислам дине нигезләрен өйрәнә генә башлаучылар остазларны игътибар белән сайласын иде. Ислам динендә кан коешка, үтерешкә, экстремистлыкка чакыру юк һәм булырга мөмкин түгел. Тиктомалдан кеше үтерү – зур гөнаһ, чын мөселман кешесе моны яхшы белә, Аллаһы Тәгалә каргышыннан, мәңгелек Җәһәннәм утыннан курка һәм бу адымга бармый.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) хәдис-шәрифендә әйтә: “Явызлык күрсәгез, аны кулыгыз белән туктатыгыз. Кулыгыз белән туктата алмасагыз, телегез белән тыегыз. Инде телегез белән дә тыя алмасагыз, кимендә, күңелегез белән бу эшкә каршы булыгыз”. Берәр начар гамәлгә карата “дөрес эшләгән” дип фикер йөртү - мөселманлык билгесе түгел. Ә инде андый начар гамәлләрдә катнашу турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Без, мөселманнар, көн дә кечкенә генә булса да яхшылык кылу белән генә чикләнеп калмыйча, гыйлем-хезмәтебезне явызлыкка каршы көрәшкә дә багышларга тиешбез. Яхшылык башка яхшылыкларны алып килгән сыман, начарлык яңа начарлыкларга китерә. Мисаллар өчен ерак йөрисе юк. Күпер салдыкмы – аның аркылы узган һәр кешенең рәхмәте күперне төзүченең Гамәл дәфтәренә язылып бара. Инде, әйтик, хәмер сату белән шөгыльләнәбез икән, шул хәмерне эчеп, кем нинди яманлык кыла – шул гамәлләр өчен аны сатучыга да Кыямәт кынендә җавап бирәсе булачак. Экстремистлыкка, кеше үтерүгә, фетнә чыгаруга өндәүче дә, хәтта үзе бу эшләрдә катнашмаса да – бу гамәлләрне үз куллары белән кылган сыман булачак.
Терроризм белән экстремизмны Ислам диненә бәйләп аңлату - хаталы һәм бик куркыныч күренеш. Изге Китабыбыз Коръән, сөекле пәйгамбәребезнең тормышы, хәдис-шәрифләре мөселманнарга шуны инандыра: Ислам дине мөселманнарны эш-гамәлләрендә күндәмлеккә, изгелеккә чакыра. Әхлагыбызны төзәтергә, яхшылыклар эшләп яшәргә тырышырга, бер төрле мәхлукатка да зыян салмаска тиешбез. “Кем ул мөселман?” - дигән сорауга: “Мөселманның кулыннан да, теленнән дә башка кешеләргә зыян килмәс,” - диелә. Шуңа да Ислам әхлагы террор һәм экстремизмның чыганагы түгел, чишелешедер.
Ирина ИВАНОВА, район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары:
- “Экстремизмга – юк!” айлыгы барышында белем бирү учреждениеләренең һәммәсендә дә юлларда һәм транспортта иминлекне тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, террорлык күренешләрен кисәтүгә багышланган чаралар узды. “Яшьләр – террорлык һәм экстремистлыкка каршы” дигән флеш-акция вакытында күккә һава шарлары җибәрелсә, сыйныф сәгатьләрендә Беслан шәһәренең 1нче мәктәбендә булган фаҗига корбаннары искә алынды. Әлеге тема тормыш иминлеге нигезләре дәресендә дә дәвам итте. Шулай ук янгын килеп чыккан очракта бакча һәм мәктәпләрдә балаларны эвакуацияләү буенча оештырылган күнекмәләрнең дә әһәмияте зур булды.
“Мәктәпкә - имин юл” маршруты кысаларында кечкенә сыйныф укучылары белән әңгәмәләр үткәрелде, аларга яктылыкны кире кайтаручы җайланмалар таратылды. Өлкән сыйныфларга исә террорлык актлары китергән фаҗигаләр хакында тетрәндергеч видеороликлар күрсәтелде. Әлеге темага рәсемнәр конкурсы оештырылды, стена газеталары да чыгарылды. Полиция һәм ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән очрашулар да җанлы әңгәмәләр рәвешендә үтте.
Исеңдә тот!
Транспортта, фатир ишеге янында, учреждениеләрдә, җәмәгать урыннарында шикле әйбер (сумка, тартма, пакет һәм башкалар) күрәсез икән:
-аңа бөтенләй кагылмаска, ул урыннан китәргә һәм шикле әйбер хакында башкаларга да әйтергә;
-әлеге әйбер янында кәрәзле телефоннан шалтыратмаска;
-150 метр читкә киткәч, кичекмәстән, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яисә полициягә хәбәр бирергә кирәк.
Экстремаль, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда түбәндәге телефон номерларына хәбәр итү сорала:
Бердәм диспетчер хезмәте – 112.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур часте - 2-70-80, 02.
Ашыгыч ярдәм күрсәтү - 03.
Газ хезмәте - 04, 2-83-40.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев