Кукмарада чокыр эчендә ир кеше мәете табылган
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.
17 октябрьдә Кукмараның Әхмәтов урамындагы беренче номерлы йорт янындагы янгын гидранты куелган ике метр тирәнлектәге чокырда ир кеше мәете табыла. Бу хакта район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр иттеләр.
Район эчке эшләр бүлеге начальнигының оператив эшләр буенча урынбасары, полиция подполковнигы Илгиз Әхәтов сүзләренчә, табылган мәетнең кем булуы билгесез. «Әлеге ир кешенең мәете танырлык түгел, ул ярымтаралган. Аның буе якынча 165-170 сантиметр. Ян-ягы сызыклы трико, озын җиңле толстовка кигән булган. Сул кулының чәнти бармагы юк. Сул аягына операция ясатылган, чөнки зур балтыр сөягендә вакытлыча куела торган пластина бар. Тешләре протезлы, алынмалы», — ди Илгиз Әхәтов.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла.
Бәлки кемнеңдер ир туганы, якыны, танышы югалган һәм ул алда әйтелгән сурәтләүләргә туры киләдер. Ул очракта район эчке эшләр бүлегенә хәбәргә чыгуыгызны сорыйбыз.
Элемтә өчен телефон номерлары:
2-70-80 — Кукмара районы эчке эшләр бүлегенең дежур часте.
89083471513 — Кукмара районы эчке эшләр бүлеге начальнигының оператив эшләр буенча урынбасары, полиция подполковнигы Әхәтов Илгиз Нургаян улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев