Кукмарада чишмәләр саны тагын бергә артты
Яңа чишмәне «Бакыр чишмәсе» дип атаганнар.
Чишмәләр — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте. Аның саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Янына туктап, бит кулы-кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Күрәсең, шуңадыр элек-электән чишмәләргә игътибарлы булганнар. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эш, әҗер-савап саналган. Һәр җирлекнең мул суыннан файдаланып, чистартып-тәрбияләп торган чишмәсе була. Ул яктан Кукмара халкы да мәхрүм түгел, бигрәк тә Ворошилов, Тимер юл, Майская, Горький урамнарында яшәүчеләр: Ринат Мөхәммәтшин стадионы артында урнашкан чишмә бик күпләрне үзенең тәмле суы белән тәэмин итеп тора.
Бәхет өстенә бәхет, дигәндәй, күптән түгел бу тирәлектә тагын бер чишмә барлыкка килде. Дөресрәге, тырыш кешеләрнең хезмәте нәтиҗәсендә янә бер чишмә шәһәр халкы хозурына тапшырылды.
Әлеге саваплы эшне Ворошилов территориясенең җирле үзидарә җитәкчесе Эльмира Гарәфетдинова башлап йөри.
— Ел саен республика күләмендә үткәрелгән грантлар конкурсында катнашам. Узган ел да читтә калмадым, эшләгән хезмәтемнең нәтиҗәсе ел башында билгеле булды. Татарстан Республикасының иң яхшы ел үзидарәсе призеры булдым һәм 477 мең сумлык грант оттым.
Саваплы эш буларак чишмә төзекләндерү хыялыгыз идеме? Ә ни өчен нәкъ менә бу чишмәне яңартырга булдыгыз дип кызыксындык Эльмирадан.
— Үзем еш кына стадион артындагы чишмәгә суга йөрим. Бервакыт шулай суга баргач, көрәк тотып, нидер эшләргә йөргән өлкән яшьтәге бер ир-атны очраттым. «Теге тирәдә бер мул сулы чишмә чыга, шуны бераз казырга килгән идем», — дип аңлатты ул гамәлен. Шунда мин грант проектымның халык өчен кирәк булуына тагын бер кат төшендем. Әлеге абыйга грант акчаларына шушы чишмәне төзекләндерергә җыенуымны аңлаттым. Кызганыч, ул вакытта аның кайдан, кем булуын сорамаганмын, — ди Эльмира Гарәфетдинова.
Проектны тормышка ашырырга Кукмарадан эшмәкәр Рөстәм Ганиев булышкан. Үзенең эшчеләр бригадасы белән барысын җиренә җиткереп, «курчак өе» ясап куйганнар. Әлеге акчаларга күгәрми торган калайдан улак ясалган, чишмәнең түбәсе, идәне житештерелгән, яктырткычлар куелган, суга килгәч, саф һава сулап, табигатькә хозурланып утырып ял итү өчен эскәмия ясап куйганнар. Ватсап төркемендә сораштыру үткәреп, исемен җисеменә туры китереп, «Бакыр чишмәсе» дип атаганнар. Аңлавыгызча, чишмә Кукмараның данлыклы Бакыр тавының итәгеннән ургылып чыккан. Төзекләндерү башланганчы, Артур Зәкиев, Газинур Җиһаншин, Нурҗиһан һәм Фәйзелхак Бариевлар, өмә ясап, өрәңгеләрне кисеп, тирәлекне чистартып куйганнар.
Бу чишмәләрдән елның дүрт фасылында халык өзелми. Кышкы карлы бураннарда, зәмһәрир суыкларда да яше-карты, су савытлары тотып, чишмә юлын таптый.
— Кукмараның икенче башыннан киләбез. Күп еллар инде аш-суга чишмә суын гына тотабыз. Машина белән килсәк, аяклар язылсын дип, стадионда бераз җәяү йөреп алабыз. "Бакыр чишмәсе"нең юшкыны азрак, соңгы арада гел шуннан ала башладык. Ясаучыларга хөрмәтебез чиксез, — дип, фикерләре белән уртаклашты суга килгән Сания Йосыпова.
Чишмәләребезнең сулары агып торса, халкыбыз шуннан файдаланып яшәсә, булганның кадерен белеп, рәхмәт укыса, бик күркәм күренеш булыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев