Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада бәйрәмнәрдә полиция көчәйтелгән режимда эшләячәк

Комсомол мәйданындагы тәртипне 20дән артык видеокамера күзәтәчәк.

Яңа 2021 елга аяк басарга да берничә көн генә вакыт калып бара. Район халкы бәйрәмнәрдә рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачса, хокук сагында торучыларга ул гадәти эш көне булачак. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев сүзләренә караганда, Яңа ел бәйрәмнәре чорында бүлек хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда һәм көн саен эшләячәкләр. Шулай ук видеокүзәтү җайланмалары да ярдәмгә киләчәк.

«Бүгенге көндә шәһәрнең Комсомол мәйданында “Имин шәһәр” программасы буенча куелган, бүлекнең дежур частенә тоташкан өч видеокүзәтү җайланмасы эшли. Шулай ук якын-тирә биналардан да мәйданга таба төбәлгән 14 видекүзәтү җайланмасы бар. Яңа елга кадәр тагын дүртне урнаштырырга планлаштырабыз. Әлеге видеокамералар тәүлек дәвамында эшлиләр. Алар ярдәмендә тәртип бозучыларның эзенә төшү күпкә җиңелрәк булачак. Әмма аңлашылмаучанлыклар булмас, бәйрәмнәрне исән-имин, хәвеф-хәтәрләрсез уздырырбыз, дип ышанам», - ди Рамил Нургалиев.

фото: Фото: Алсу Гтуллина/ «Трудовая слава»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев