Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада будкага ут капкан

Янгын 8 квадрат метр мәйданны тәшкил итте.

4 февраль көнне иртәнге 4 сәгать 42 минутта Кукмараның 117нче янгын сүндерү-коткару частена ГЛОНАСС-112 системасы аша Кукмараның Яр буе урамындагы будкада янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Бу хакта “Хезмәт даны” газетасы редакциясенә 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итте.
Янгын сүндерү хезмәтләре килеп җиткәндә, будка эче ачык ут белән яна, тәрәзәләрдән ялкын телләре күренә, ә ишек тышкы яктан йозакка бикләнгән була. Янгын нәтиҗәсендә 8 квадрат метр мәйданда будканың эче кара күмергә әйләнә. Зыян күрүчеләр юк.
Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев