Кукмарада «Беренчеләр хәрәкәте»н үстерү буенча фикер алыштылар
Районда «Беренчеләр хәрәкәте» 3254 укучы һәм 400дән артык остазны берләштерә.
Район Советы бинасында районда «Беренчеләр хәрәкәте»н үстерүгә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина алып барды.
Очрашып-сөйләшүдә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, мәктәп директорлары, аларның тәрбия буенча урынбасарлары, киңәшчеләре, педагог-оештыручылар, балалар бакчасы һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Киңәшмәдә “Беренчеләр хәрәкәте”нең Кукмара районы буенча муниципаль кураторы Гүзәл Шакирова, Ош.Юмья урта мәктәбе директорының тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Вероника Степанова, шәһәрнең «Миләшкәй» балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Гөлгенә Закирова, “Беренчеләр хәрәкәте” төбәк бүлеге Советы рәисе урынбасарлары Ләйсән Засыпкина, Надир Курамшиннар чыгыш ясады.
«Беренчеләр хәрәкәте»нең Кукмара районы буенча муниципаль кураторы Гүзәл Шакирова сүзләренә караганда, районда «Беренчеләр хәрәкәте» үз эшчәнлеген 2023 елдан алып бара. Бүгенге көндә ул 3254 укучы һәм 400дән артык остазны берләштерә.
«Яшәү урыны, мәнфәгатьләре, өлгерешләре нинди булуга карамастан, әлеге хәрәкәт районыбыздагы һәр бала өчен ачык булырга тиеш. Моның өчен спорт, иҗади һәм интеллектуаль проектлар үткәрүне дәвам итәчәкбез. Беренчел бүлекләрне үстерү өлкәсендәге төп бурыч – аларның көндәлек, даими эшчәнлеге. Әлеге хәрәкәтнең кураторлары булган, балаларга үз талантларын ачуда ярдәм иткән педагогларга рәхмәтемне белдерәм», – диде куратор.
Гүзәл Тәлгать кызы республикада «Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары беренчеләр хәрәкәтендә» дигән пилот проектына, хәрәкәтнең бер баскычы булган «Россия бөркетләре»нә һәм төрле конкурсларга да тукталды, актив булырга чакырды. Шулай ук очрашып-сөйләшү вакытында проблемалы мәсьәләләргә дә тукталдылар.
Чыгышлар соңында һәркем үзен кызыксындырган сорауларга җавап алды.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев