Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлеге призларына өстәл теннисы буенча турнир узды

Кукмарада әлеге турнир быел өченче тапкыр үткәрелде.

Кукмараның “Барс-Арена” спорткомплексында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең Кукмара җирле бүлеге призларына өстәл теннисы турниры узды. 
Кукмарада әлеге турнир быел өченче тапкыр үткәрелде. Катнашучылар елдан-ел арта, уеннар да нәтиҗәлерәк һәм кызыклырак итеп оештырыла. Бүген ярышта 2005-2009 елгылар, 2010-2011 елда туган, шулай ук 2012 елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр, 2005-2011, 2012 елда туган һәм аннан да яшьрәк кызлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. 
 
Кукмараның 4нче урта мәктәбендә укучы Зәлия Галиуллина уен арасында гына үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты. 
-Мин көн саен “Зилант” спорткомплексына теннис уйнарга йөрим. Теннис белән кечкенәдән шөгыльләнәм. Соңгы ике елда бераз туктап торган идем, кабат уйный башладым. Әтиебез дә спортка якын кеше, бертуган энем дә каратэ белән шөгыльләнә, - диде ул. 

Күппрофильле лицейның инглиз теле укытучысы Зөлфәт Хафизов китап-дәфтәрләрдән буш вакытларында балаларда спортка мәхәббәт тәрбияли. 
-Әтием Таһир Хафизов өстәл теннисы буенча тренер иде. Шуңа күрә кечкенәдән теннис уйнап үстем. Әтиемнең эшен дәвам итү максатыннан, кече яшьтәге мәктәп балаларына күнекмәләр үткәрәм. Бүген монда 2нче сыйныф укучысы белән килдек, - диде укытучы.

Районыбызда төрле спорт төрләре үсеш алган. Соңгы елларда өстәл теннисы буенча турнирларның артуы да бик яхшы күренеш. Гомумән, нинди генә спортны алсак та - көрәшме ул, футбол, хоккей, волейбол, чаңгы спортымы - һәммәсе белән шөгыльләнергә спорт заллары, зур мөмкинлекләр тудырылган, бары тик теләк һәм вакыт табып, үзебезнең сәламәтлегебезне үзебезгә кайгыртасы гына кала

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев