Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Бал һәм Алма спасы узды

Бәйрәм шәһәрнең Комсомол мәйданында оештырылды.

Без яңгырдан курка торганнардан түгел. Комсомол мәйданында узган Бал һәм Алма спасы бәйрәме дә шуны раслады. 

Күргәзмә-ярминкәдә авыл җирлекләре, аерым умартачылар, шәһәрнең балалар бакчалары бик күп төрдәге бал продукциясе тәкъдим итте, мәдәният хезмәткәрләре мастер-класслар оештырды. Ярминкәдә балның ниндие генә юк! Чәчәк балы дисеңме, юкәнекеме, катнашы кирәкме... Шулай ук бал корты продуктлары: прополис, перга, чәчәк серкәсе, балавызга да төрлелек зур иде.  

Бәйрәмдә район башлыгы Сергей Димитриев, “Кукмара балы” кооперативы җитәкчесе Таһир Бариев һәм башкалар танышты. 

Ярминкәдә балның ниндие генә юк!
Ярминкәдә балның ниндие генә юк! 

- Бал һәм Алма спасы районыбызда күп еллар дәвамында үтә. Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм, - диде район башлыгы Сергей Димитриев. - Умартачыларыбыз ел саен яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр, бик күпләрне үзләренең сыйфатлы, яхшы баллары, бал продукцияләре белән тәэмин итәләр. Хезмәтегезне бәялим, барыгызга да рәхмәтемне җиткерәм. 

Умартачыларга, күргәзмә-ярминкәгә килүчеләргә Таһир Бариев та җылы теләкләрен ирештерде. 

Умартачыларга, күргәзмә-ярминкәгә килүчеләргә Таһир Бариев та җылы теләкләрен ирештерде. 
Умартачыларга, күргәзмә-ярминкәгә килүчеләргә Таһир Бариев та җылы теләкләрен ирештерде 

- Бу - умартачыларның ел буе эшләгән хезмәтләренең нәтиҗәсен күрсәтә торган көн. Үз продукцияләрен алып килгәннәре, безнең белән уртаклашканнары өчен аларның һәммәсенә рәхмәт, - диде ул. 

Бәйрәмдә алдынгы умартачыларга Мактау грамоталары тапшырылды. 
Концерт номерлары, җыр-биюләр чарага тагын да ямь өстәде.
Концерт номерлары, җыр-биюләр чарага тагын да ямь өстәде.
Концерт номерлары, җыр-биюләр чарага тагын да ямь өстәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев