Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада әтисенә үтерү белән янаган хатын-кыз суд каршына басачак

Әлеге хатын-кыз белән аның олы яшьтәге әтисе арасында конфликт килеп чыккан.

Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителмәгән 39 яшьлек хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслаган. Ул РФ Җинаять Кодексының 119нчы маддәсенең 1нче бүлегендә (үтерү белән янау) каралган җинаять кылуда гаепләнә.

Эш материаллары буенча, 2022 елның 15 декабрендә ул Кукмарада үз өендә спиртлы эчемлекләр кулланган. Әлеге хатын-кыз белән аның олы яшьтәге әтисе арасында конфликт килеп чыккан. Гаепләнүче, кухня пычагы тотып, якын кешесенә янаган.

Зыян күрүче янауларны үз адресына кабул иткән һәм полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Хатын-кыз үз гаебен таныды. Җинаять эше, асылда, карау өчен, җәмәгать судьясына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев