Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада актер Андрей Межулис белән иҗади очрашу узды

Вакыт һәм модасы чыкмый торган совет кинофильмнарыннан һәркем яратып тыңлый торган җырлар, тормыштан алынган күңелле һәм кызыклы хикәяләр һәркемгә хуш килде.

Район Мәдәният йортында Россиянең атказанган артисты, театр һәм кино актеры Андрей Межулис белән иҗади очрашу узды.

«Сезнең өчен мин “Синема, синема, от тебя мы без ума” дигән программа әзерләдем. Анда безнең яраткан ретро шлягерларыбыз, иске совет киносы җырлары һәм актерлык хикәяләре кергән», - диде артист чарада катнашучыларга.
Очрашу бик җылы һәм кызыклы килеп чыкты. Кечкенә, зур тамашачылар җырлады һәм артистның мәзәкләреннән чын күңелдән көлде.

«Мин гомерем буе җырлыйм, әмма монда ишеткәннәр бөтенләй башка төрле. Алар тәнемнең һәр кылына кагылып үтте. Бу бик шәп булды. Кичә дә концертка килгән идем, чөнки Кукмарада мондый музыканы тагын кемнәндер ишетүең икеле», - дип, кичерешләре белән уртаклашты Кукмарадан Валентина Королева.

Очрашу бу көннәрдә Кукмарада уза торган «Милли палитра» фестивале кысаларында узды. Фестивальдә катнашучылар шулай ук Россия балалар язучысы, педагог, тәрҗемәче, Мәскәү язучылар берлеге әгъзасы Наталья Волкова, Россия Федерациясенең атказанган артисты Лидия Музалева, Россиянең атказанган рәссамы Ирина Маковеева белән очраштылар.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев