Кукмарада әфганчылар очрашты
Бәйрәм район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән матур концерт номерлары белән үрелеп барды.
Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган истәлекле дата уңаеннан хәрби хәрәкәтләр ветераннары бүген мул табын артында бәйрәм-очрашуга җыйналды.

Аларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, аның урынбасары Айгөл Багаманова, Кукмара районы сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗанов һәм башкалар сәламләде.
— Сезнең башкарган хезмәтегез, гамәлегез беркайчан да онытылмас. Сез чын ир-егетләрчә батырлык күрсәтеп, ил тынычлыгы өчен көрәшкәнсез. Һәрберегезнең үз тарихы бар. Бу вакытлардан бирле 38 ел узып та киткән. Әлеге еллар дәвамында сез һәрвакыт бер-берегез белән күрешеп, хәл белешеп торасыз. Район тормышы да сездән башка гына бармый, анда актив катнашасыз. Башкарган хезмәтегез, бүгенге көндә дә актив тормыш рәвеше алып барганыгыз, яшьләргә үрнәк булып торганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, — диде Азат Харис улы.

Бәйрәм район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән матур концерт номерлары белән үрелеп барды.
Фото: Ризилә Корбанова/ "Кукмор-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев