Бу хәл агымдагы елның апрелендә була.
Кукмарада 70 яшьлек ир-атны хатынына үтерү белән янаган өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасы хәбәр итә.
«Бу хәл 2021 елның 28 апрелендә була. Лубян авылында яшәүче 70 яшьлек исерек ир-ат хатыны белән килеп чыккан конфликт вакытында аңа үтерү белән яный. Шуннан соң ир өстәлдән пыяла банканы алып, хатынның башына суга, банка ватылып, кыйпылчыкларга тарала», - дип сөйләделәр район прокуратурасында.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд гаеплегә ике йөз сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев