Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара үзенең соңгы сугыш ветераны белән хушлашты

Габделвахит Шәмсетдиновның тормыш юлы — батырлыкның, намуслы хезмәтнең, туган җиргә һәм Ватанга тугрылыкның ачык үрнәге.

Бүген Кукмара районы зур югалту кичерде: районыбызның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, Чишмәбаш авылы кешесе Габделвахит Шәмсетдинов бакыйлыкка күчте.

Якташыбыз белән саубуллашу туган авылы Чишмәбашта, үз нигезе каршында узды. Ветеранны соңгы юлга озатырга район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район ветераннар советы рәисе Валентин Иванов, Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов, районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары берләшмәсе вәкилләре, мәрхүмнең туганнары, якыннары һәм аны хөрмәт иткән райондашлар җыелды.

Габделвахит Шәмсетдин улы быел үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде. Ул 1926 елның 8 гыйнварында Чишмәбаш авылында дөньяга килә. 1941 елда Зур Сәрдек җидееллык мәктәбен тәмамлый. Бөек Ватан сугышының беренче елларында туган колхозында хезмәт куя.

1943 елның ноябрендә Кызыл Армия сафларына чакырыла. Икенче Белоруссия фронтының 65 нче армиясе составында артиллерист булып хезмәт итә, элемтәче вазыйфаларын да башкара. Белоруссияне, Польшаны һәм Германияне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Германия җирендә каршы ала.

Саубуллашу мәрәсимендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин ветеранның якты истәлегенә хөрмәт сүзләре җиткерде.

— Габделвахит абыйның тормыш юлы — батырлыкның, намуслы хезмәтнең, туган җиргә һәм Ватанга тугрылыкның ачык үрнәге. Сугыш елларының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәреп, тыныч тормышны торгызуга да зур өлеш керткән шәхес иде ул. Районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашты, яшьләр белән еш очрашып, үзенең тормыш тәҗрибәсен, акыллы киңәшләрен җиткерде. Миңа да Габделвахит абый белән районда үткәрелә торган чараларда еш очрашырга насыйп булды. Ул һәрчак ачык күңелле, тыйнак, ярдәмчел, кешеләргә ихтирам белән караучы шәхес булып истә калды. Без аның районыбыз һәм илебез өчен башкарган хезмәтен беркайчан да онытырга тиеш түгел. Авыр сынаулар аша узган буын вәкиле буларак, ул безгә Ватанны сөяргә, тынычлыкның кадерен белергә, хезмәтне хөрмәт итәргә һәм яшь буынны шул рухта тәрбияләргә кирәклеген үзенең бөтен гомере белән дәлилләп калдырды. Габделвахит абыйның авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын, — диде Азат Гарифуллин.

Без — редакция коллективы да мәрхүмнең туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Авыр югалтуны кичерергә сабырлык телибез. Габделвахит Шәмсетдиновның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.

Ветеран турында тулырак әлеге сылтама аша кереп укый аласыз: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/sugys-veterany-cismabas-avylynnan-gabdelvaxit-samsetdinov-8-maida-germaniianen-stralzund-saharena-ba

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев