Кукмара үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә капиталь ремонт эшләре ахырына якынлаша
Район үзәк дәваханәсе баш табибының хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Илназ Кәримовның сүзләренә караганда, бүгенге көндә 95 процент эш башкарылган инде.
Район үзәк дәваханәсендә соңгы елларда зур ремонт эшләре бара. Быелның яз айларында йогышлы авырулар бүлеге дә капиталь төзекләндерелә башлады. Шушы көннәрдә без анда булып, эш барышы белән танышып кайттык.
Перфоратор тавышы якын-тирәне дер селкетеп тора. Тиздән монда тынлык урнашачак, чөнки ремонт эшләре ахырына якынлаша. Район үзәк дәваханәсе баш табибының хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Илназ Кәримовның сүзләренә караганда, бүгенге көндә 95 процент эш башкарылган инде. Хәзерге вакытта керү өлешен төзекләндерәләр, шулай ук фасадны җылытасылары бар, моннан тыш, җиһазлар да кайтып бетмәгән икән әле.
«Биредә ремонт апрель аенда башланып китте. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча башкарыла», — дип сөйләде ул.
Төзекләндерелгән бүлекне элеккегесе белән чагыштыра торган да түгел. Бүлмәләр якты, чиста, заманча җиһазлар... Биредә эшләүчеләргә һәм дәваланучыларга бөтен уңайлы шартлар тудырылган.
«Бүлектә алты бокс ясалды, шуның икесе аз мобильле пациентлар өчен. Һәр бокс өч кешелек койка-урын белән җиһазландырылган, монда берьюлы 18 кеше ятып дәвалана ала. Шулай ук биредә кабул итү, табиб, өлкән шәфкать туташы, процедуралар, ял итү, киенү-чишенү, азык-төлек һәм башка бүлмәләр дә бар. Эш барышында, җиһазлар алганда табиблар белән киңәшләштек, халыкның фикерләрен дә исәпкә алдык. Ремонт санитар-эпидемиологик, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп ясалды. Бүлеккә керү ишегенә домофон урнаштырылды, чыгу юлына да сенсор ишек ачу җайланмасы куелды, ягъни кеше шуның яныннан кулын уздыру белән, бик ачыла. Коридорга, һәр бокска һәм юыну бүлмәләренә бактерицид лампалар урнаштырылды. Коридорда һәм бинаның тышкы ягында видеокүзәтү камералары эшли. Һәр бокска аерым вентиляция юлы ясалды, ә һәр койка-урынга кислород китерелде, төнге ут (ночник) куелды. Шулай ук һәр бокстагы санитар-гигиена бүлмәләрендә идәннәр җылытылды һәм анда 200 литрлы бойлерлар урнаштырылды. Билгеле, аз мобильле пациентлар өчен каралган боксларда ишекләр санитар таләпләр буенча киңрәк итеп ясалды, тотынып йөрү өчен култыксалар куелды. Шулай ук бу боксларга инвалидларны йөртү өчен коляскалар каралган», — диде Илназ Кәримов.
Илназ Дамир улының сүзләренә караганда, йогышлы авырулар бүлеге буларак, монда санитар-эпидемиологик таләпләр нигезендә контактсыз режимга зур игътибар бирелә. Мәсәлән, авырулар бокслардан чыгып йөрмәячәк, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында борчыган соравы белән турыдан-туры табибка чакыру кнопкасы аша мөрәҗәгать итә алачак. Һәр бүлмәгә ашау һәм башка кирәк-яракларны бирү өчен «тапшыру боксы» эшләнгән. Шулай ук аның кырыена кире элемтә өчен кнопкалар куелган. Халык фикерен исәпкә алып, бер метр киңлектәге, ике дәрәҗәдәге караватлар кайтартканнар. Аларның баш, аяк өлешләрен күтәртеп, төшереп көйләргә мөмкин, ян-ягында култыксалары да бар. Матраслар исә противопролежневый, ягъни гел бер халәттә яткан гәүдәне тишелүдән саклый торган. Дарулар сакларга, хезмәткәрләргә һәм дәваланучыларга ризыкларын куеп торырга биш туңдыргыч сатып алганнар. Шунысын да әйтеп үтик: биредә диварлар дымлы җыештыру үткәрү өчен юыла торган итеп эшләнгән.
Чыннан да, йогышлы авырулар бүлегендәге ремонтның югары дәрәҗәдә башкарылганы күренеп тора. Заманча шартлар авыруларга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә һәм чир таралуга юл куймаска ярдәм итәчәк дип ышанабыз. Тик шулай да, сәламәтлек иң зур байлык икәнен онытмыйк.
Зиләрә Әхмәтҗанова, табиб-инфекционист:
2012 елдан бирле әлеге вазыйфада эшлим. Институт елларыннан ук бу тема миңа ошый, өйрәнергә кызыклы иде. Яшь чакта аның ничек куркыныч булуы турында уйлап та карамадык. Монда эшкә кайтканнан соң, бинадагы искелекне күреп шаккаттым, хәтта тычканнар йөгереп йөри иде. Шундый шартларда да ничаклы кешеләр кабул иттек, ярдәм итәргә тырыштык. Шуңа күрә төзекләндерелгән бинаны искесе белән чагыштыра торган түгел. Дөресен генә әйткәндә, ремонт бу кадәр югары дәрәҗәдә булыр дип көтмәгән идем. Биредә табибларга — эшләү, пациентларга дәвалану өчен дә бөтен шартлар булдырылган. Миңа биредә күп әйбер яңача: эш бүлмәсендә кондиционер, уңайлы, функцияле караватлар... Әле ияләнергә, өйрәнергә дә туры киләчәк. Әмма барысы да яхшы булыр, ремонт төгәлләнеп, биредә исән-сау эшләргә язсын. Соңгы елларда ВИЧ, Гепатит С авырулары еш күзәтелә. Шуңа күрә һәркемнең тәртипле тормыш рәвеше алып баруын, райондашлар үзләренең сәламәтлегенә карата игътибарлы булуларын телим.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев