Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара умартачылары бал ярминкәсендә үзләренең продукцияләрен тәкъдим итте

Күргәзмәдә бал гына түгел, ә авыл хуҗалыгы продукцияләре дә урын алган иде.

Бүген Комсомол мәйданында бал ярминкәсе узды. Бал Спасы районның умартачыларын үзенә җыйды. Мондый фестивальнең районда беренче генә оештырылуы түгел, елдан-ел күбрәк кешене үзенә тарта ул.

Күргәзмәдә «сары алтын» гына түгел, бал продукцияләре: перга, кәрәз һәм башкалар да бар иде. 

«Билгеле булганча, бал продуктларының файдалы үзенчәлекле күп. Әйтик, перга - иммун системасын ныгыта, ә инде балавыздан ясалган мазьне косметика буларак та файдаланырга мөмкин.  Күркәләрдән ясалган кайнатма салкын тиюдән булыша», - дип сөйли Поч. Кучук авыл җирлегеннән килгән сатучы Илһамия Мөхәррәмова.

Ярминкәдә бал продукцияләре генә түгел, сөт, эремчек, суган, сарымсак, бәрәңге, шулай ук балык, консервланган яшелчәләр, кул эшләнмәләре дә тәкъдим ителде. Барысын да кулай бәяләргә сатып алырга була иде.

«Балны һәрчак ярминкәдә алырга тырышабыз. Монда төрлелек зур, бәясе дә базар һәм кибетнекенә караганда очсызрак. Бүген юкә һәм чәчәк баллары сатып алдык. Бәйрәм бик матур оештырылган. Умартачыларның алга таба да эшләре гөрләсен», - дип үзенең кичерешләре белән уртаклашты Кукмарадан Фоат Гарипов.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев