Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Кукмара ТВ»дан Сабирҗановлар гаиләсе: «Өйдә тынычлык булганда гына башкарган хезмәт рәхәтлек китерә»

Безнең Кукмара телевидениесендә ирле-хатынлы бик матур пар эшли. Адилә белән Марат Сабирҗановларның бер-берсенә мөгамәләсе, аралашулары күпләрдә ак көнләшү, соклану хисе уята. Хәзерге яшь парларда алардагы сабырлык, бер-береңә карата хөрмәт җитми, минемчә. Марат өчен җир йөзендә тормыш иптәшеннән дә чибәр, булдыклы хатын-кыз юк, ә Адилә иреннән дә акыллырак, яхшырак ир-атны күз алдына да китерә алмый.

Марат чыгышы белән Можга шәһәреннән, ә Адилә — Кукмара кызы. Бу ике йөрәк ничек табышкан соң? Бик гади, хәзерге заманның иң киң таралган мөмкинлеге — интернет аша. Бервакыт кызга бөтенләй таныш булмаган егеттән: «Сәлам. Ничек хәлләрең?» — дигән смс килеп төшә. Моңарчы укуга бирелеп, егетләр белән бер тапкыр да якыннан аралашканы булмаган кыз аңа җавап бирергә була. 

«Мин үземне белә башлаганнан бирле укыдым да укыдым. Башта Кукмара беренче гимназиясендә белем алдым, шул ук вакытта ТИСБИда да һөнәр үзләштердем, музыка мәктәбенә йөрдем. Аннан соң музыка буенча Арча педагогия көллиятенә юл тоттым, читтән торып КФУда укыдым. Марат белән танышкан көн 2016 елның 23 июле иде. Ул миңа язганнан соң, социаль челтәрдәге битенә кереп карадым. Анда бер фотосы үзенә җәлеп итте. Армиядән кайткач, „Улетай“ дигән рок-фестивальгә барган, шунда кара күзлек киеп төшкән. Егет ошады: матур гына гәүдәле. Миңа инде 21 яшь, аралашып карарга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем», — диде Адилә.

Егет белән кыз ике ай тирәсе телефон аша аралашканнан соң очрашырга уйлыйлар. Бу Маратның Кукмарага беренче сәяхәте була. Ул вакытта алар яңа төзелә башлаган Нурминкә елгасының яр буйларында йөри.

«Адилә янына Малмыж районының Яңа Смәел авылыннан килдем. Чөнки без миңа алты-җиде яшь вакытта гаилә белән шунда күченгәнбез. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Нократ Аланында персонал буенча менеджер һөнәре алдым. Армиядә танк гаскәрләрендә хезмәт иттем. Яңа Смәел безгә чит авыл түгел, анда әби-бабаем яши. Өй янында гына балалар бакчасы, мәктәп урнашкан. Әнием укытучы-китапханәче булып эшли, әтием — машина йөртүче. Кукмарага, гомумән, бер тапкыр да барганым юк, андый поселок бар икәнен белми дә идем. Беренче күрүдә үк Кукмара ошады», — дип сүзгә кушыла Марат.

Әйткәнебезчә, Марат Адиләне социаль челтәрләрнең берсендә «очрата». «Аның татар халык киеме киеп төшкән фотосын күрдем, һәм ул миңа якын кешем кебек тоелды», — ди үзе бу турыда.

Алар икесе дә укуларын тәмамлап эшкә урнашалар. Адилә — Зур Кукмара мәктәбендә китапханәче, ә Марат Малмыжда полициядә программист булып эшли башлый. Араларын чакрымнар аерса да, егет белән кыз аралашуын дәвам итә. Һәм Марат, Адиләгә якынрак булыйм дип, Кукмарага күченергә уйлый, эколог булып урнаша. Бу вакытта алар гаилә кору турында да уйлана башлыйлар. Озак та үтми, 2018 елның август аенда Кукмарада Сабирҗановлар гаиләсе барлыкка килә. Бүгенге көндә аларны сөендереп, уллары Камил үсә.

Марат белән Адилә — икесе дә иҗади кешеләр, сәнгатьне яраталар. Адилә бик матур итеп җырлый, Марат исә гитарада уйный. Шул ук вакытта аларның телевидениедә башкара торган эшләре дә иҗадилыкны таләп итә.

«Телевидениегә оператор кирәклеге турында белдерү күреп алдым һәм бу эшне өйрәнергә, үземне сынап карарга теләдем. Билгеле, башында үзлегемнән күп укырга туры килде, видеодәресләр карадым, кешеләр белән киңәшләштем, хәтта түләүле курслар алдым, гел эзләндем. Эштә генә түгел, өйдә дә төне буе компьютер артында монтаж ясарга өйрәнеп утыра идем. Үземә видеокамера сатып алдым. Шулай итеп, бер сюжет артыннан икенчесе яхшырак килеп чыга башлады», — диде Марат.

Әлеге белемнәре аңа тормыш иптәшенең хыялларын да чынга ашырырга булыша. Алар бергәләп клиплар төшерәләр, аларны эшкәртәләр. 

Адилә исә китапханә эше минеке түгел, дигән фикергә килә. Аны сәхнә, музыка, сәнгать үзенә тарта.

«Бу — әти-әнием ягыннан бирелгән мәхәббәт. Туганнар арасында Шамил Тимербулатов, аның кызы Гөлнара Тимербулатова, Гөлнара Беляева кебек көчле композиторлар бар. Әти ягыннан дәү әнием тамада булып йөргән, үзе җырлаган, биегән. Әнием ягыннан туганнарым барысы да бик матур җырлыйлар, әни үзлегеннән фортепианода уйнарга өйрәнгән, балалар бакчасында музыка хезмәткәре эшен дә башкарган. Әни шулай ук биюләр куярга, төрле бәйрәмнәргә сценарийлар язарга ярата, аның кайбер хезмәтләре китап-журналларда да басылды. Кечкенә улым Камил әле сөйләшә белми, ә мелодияләрне бик чиста итеп көйләп йөри, тавышны шул арада эләктереп ала. Район Мәдәният йортында, музыка мәктәбендә эшли башладым. Әмма андагы эш шартлары күңелемә ошамады», — диде Адилә.

Адиләне телевидениегә Марат чакырып китерә, һәм моның өчен ул иренә бик рәхмәтле. Монда үземне таптым, ди ул. Икең бер урында эшләүнең дә авырлыгы юк, ди Сабирҗановлар. Алар редакция ишеген атлап керүгә, бер-берсен хөрмәт итә торган хезмәттәшләргә әверелә.

«Эшебезне бик яратабыз. Өйдә тынычлык булганда гына башкарган хезмәт рәхәтлек китерә. Сюжет кызыклы килеп чыксын өчен, һәр нечкәлеккә игътибар итәргә һәм иң мөһимен аерып ала белергә кирәк. Шуңа күрә геройларның тормышын, вакыйгаларның барлык якларын күз алдына китерергә тырышабыз. Кеше телевизордан сюжетны карау белән әйтергә теләгән фикеребезне тотып алырга, аңларга тиеш дип уйлыйбыз. Хезмәттәшләребез белән дә бик дус эшлибез, барыбыз бер дулкында йөзәбез», — диде алар. 

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев