Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара туган төбәк тарихын өйрәнү музеенда «Бүләк итү айлыгы»на йомгак ясалды

Халыктан җыелган һәрбер экспонат үзенең паспортына ия булып, кадерләп саклана.

Халыкара музейлар көне уңаеннан, Кукмара туган төбәк тарихын өйрәнү музеенда «Бүләк итү айлыгы»на (17.04-17.05) йомгак ясалды. 

Кукмара музее көннән-көн үсә, райондашларыбыз ярдәме белән тарихи экспонатларга байый. Бу акция ел саен уздырыла. Шунысы сөенечле, әлеге акцияне махсус көтеп торучыларыбыз да бар. Быел да әлеге чарада актив катнашкан һәрбер райондашыбызга чын күңелдән ихтирам, хөрмәт хисләребезне җиткерәбез. 

Иң беренче булып музейга үзенчәлекле экспонат – япон чиләге алып килүче хөрмәтле кешебез Кукмарадан Газим абый Вәлиуллин булды. Һәр ел саен бу акциягә тугрылыклы булып калучы райондашларыбыз – Галия апа Сәлахова, Нурзидә апа Закирзянова, Рашидә апал Кочетовалар бар. Шулай ук Рамил Хисматов, Зөмәрә апа Җиһаншина, Суфия апа Хәлиуллина, Гөлзада Кормильцева, Миннур апа Дәүләтгалиева, Гөлназ Андреевалар да безнең чараны игътибарсыз калдырмадылар.

Халыктан җыелган һәрбер экспонат үзенең паспортына ия булып, кадерләп саклана. Киләсе елларда да музей фондын баетуга райондашларыбызның өлеше чиксез булыр дип ышанабыз.

Рамилә Хәсәнова, Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее директоры
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk