Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан үзенчәлекле кыз Динә гадәти кеше кебек яшәргә тели

Динә белән Дилә 28 атналык булып дөньяга киләләр. Яңа фатирга күченү мәшәкатьләре белән йөргәндә әниләре Лилиягә авырлык килә, күрәмсең - “суы” китә. 7 айлык авыры булган, инде канын да югалта башлаган яшь ханымны Кукмара табиблары Казанга озата.

 

...Тырыш авылында бер өй аркылы гына яшәгән Лилия белән Рәүзит Хәбибуллиннар 2006 елда кавыша. Берничә елдан кызлары Ләйлә туа. Әнисе ягыннан нәселләрендә игезәкләр булса да, табиблар икенче балаларының парлы буласыларын әйткәч, Лилия бермәл куркып та кала. Беренче атналарда кәефе киткәләп алса да, йөклелеген җиңел күтәрә ул. Игезәкләр Казанда операция юлы белән алына һәм, хәлләре авыр булганлыктан, реанимациягә озатыла. 2014 елның 24 августы була бу... Балаларын шунда калдыртып, яшь әнине өч-дүрт көннән дәваханәдән чыгаралар.
 
Бу көннәрне исенә төшереп сөйләве бик авыр аңа.

- Балалар өлгереп җитмичә туды шул, - ди Лилия. – Инде өчәүләп бергә өйгә кайтып китәбез дигәндә, бер айдан соң Динәнең хәле начарланды. Барысы да әйбәт шикелле иде, югыйсә. Һава җитмичә буыла башлады. Иң элек сәбәбен таба алмадылар. Тикшерделәр дә тикшерделәр. Хәле яхшыра башлагач, палатага чыгаралар да начарлануга тагын реанимациягә алып китәләр иде. Йөрәге зәгыйфьрәк, үпкәсе өлгереп җитмәгән, диделәр. Теле дә артка китә иде аның, шуннан соң сулый алмый башлый, “зәңгәрләнә”, гәүдәсе катып кала иде. Аннары игезәк сыңары Диләне дә реанимациягә салдылар. Анемия булды. Гемоглобины түбән төшеп бетә иде, чит кеше каны салдылар, дарулар билгеләделәр.
 
Тууына бер ай дигәндә табиблар, Динәнең үңәчен тишеп, махсус трубка куярга мәҗбүр булалар. Сабый шуның аша сулый башлый. Ә ризык аңа борынга тыгып куелган махсус зонд аша керә.

Шулай итеп, кызлары белән дүрт ай дәваханәдә бер бүлмәдә ятарга туры килә анага. Декабрь аенда Лилиягә бүлек мөдире: “Кызларыңны карап, бик таушалдың, сеңлем, үз урыныңа аларны карар кеше тапсаң, өеңә кайтып тор әле син”, - ди. Лилияне ире Рәүзит алыштыра. Август аенда туган балалар Кукмарага февральдә генә кайтып керә.   

- Динәгә аркасына ятарга ярамый иде. Як-якка гына яткырырга куштылар. Шуңа күрә башы да шакмаклы форманы алды, - ди Лилия. – Ул, гомумән, беренче елларны бик хәлсез иде. Сулый алмый башлаганда кислородны да шул борынындагы зонд аша махсус аппараттан бирдек. Балалар ризыгын, соңрак үзебезгә пешергәнне төеп, сыек формага китереп, шуны шприцка салып, зонд аша ашата идек.  Үсә төшкәч, кулы белән зондны тартып чыгарып, борыннарын канатып бетерде. Әле ул зондны алыштыргалап та торасы бит. Инде, гомумән, алып куйдык, шешәдән ашарга өйрәнде. Печенье шикелле әйберләрне кимерергә өйрәнсен дип, кулына да бирәм. Берәр ел элек кашык тота башлады. Ике яшь тулгач тәпи китте, хәзер инде башка кешеләрдән дә ятсынмый. Соңгы өч елда, Аллага шөкер инде, күз тимәсен, үзенчә аңлата, сорый.
 
Әйе, читләргә дә ияләнә башлаган Динә. Әнисе документлар караган арада миңа да килеп сыенды. Кулындагы зур шарны тоткан килеш нидер әйтергә, аңлатырга теләде. Әмма 7 яшьлек сабый әлегә бары тик бер генә сүзне аермачык әйтә ала: әтисе ишектән килеп керүгә, “папа” дип, янына йөгерде. Әйе, күз тимәсен, йөгереп, уйнап йөри хәзер Динә. Рәсем ясарга бик ярата икән. Шул арада песи, чәчәкләр ясады, аларны әтисенә дә күрсәтеп, шулай ук нәрсәдер әйтергә тырышты. Игезәк сыңары Дилә белән апасы Ләйлә укудан кайткач, аларның дәрес әзерләгәннәренә кушылып, аның да язасы, укыйсы килә икән.
 
Динәнең сөйләмендә хәзергә кимчелек бар шул әле. Бәлки аскы теш казналыгының дөрес итеп формалашмавы да моңа зур йогынты ясыйдыр. “Җитлегеп тумаганлыктан, аскы аңкавы, тешләре юк, - ди әтисе. – Шуңа күрә аскы казналык үсмәгәч, авызы кечкенә калды, тел, сыймаганлыктан, артка, тамагына киткәли. Аннан соң  сулый алмый башлый. Муенындагы әлеге трахеостомик трубка да һава керсен өчен куелды. Дөрес, ул хәзер борын аша да суларга өйрәнде. Исләрне сизә башлады”.  

Динәнең трубка аша гыж-гыж итеп сулавы ишетелеп тора. Бу трубка төкерек белән тулганлыктан, аны аппарат белән суырттырып, еш чистартып торырга, Динәне айга бер тапкыр дәваханәдәге хирурглар янына алып барып, әлеге трубканы икенчегә алыштыртырга кирәк икән. Беренче елларны Динә шулай ук трубканы да берничә тапкыр муеныннан тартып алгалаган. Дөрес, тәүлек буе күзәтү астында кызыгызны карап тора алсагыз, аны алып та куярга да була, дигәннәр. Әмма Лилия болай да инде ничә еллар буе төннәрен дә, көндез дә юньләп йокы күрми. Чөнки Динәне 24 сәгатьнең бер генә минутына да күзәтүсез калдырырга ярамый. Кызга суык та еш тия икән. Ул вакытта инде трубкасы тагын да ешрак тыгыла, ди. Табиблар 6-7 яшендә аскы казналык урнаштыру  буенча операция кирәк була, дигәннәр. “Икенче елга ничек булып чыгар, көтәбез инде”, - ди әти-әнисе.
 
Күп балалы гаилә статусында булган, җитмәвенә бер балаларының физик мөмкинлекләре чикләнгән Хәбибуллиннар ипотекага алган (аны 2034 елга кадәр түлиселәре бар) ике бүлмәле фатирда яшиләр. Ике бүлмәле дигән исеме генә бар, дисәң дә хата булмас: фатирлары зур түгел, гомуми мәйданы – 38 квадрат метр. Рәүзит тиешле органнарга күп балалы гаиләләргә бирелә торган җир кишәрлеге сорап мөрәҗәгать итеп тә караган булган, әмма әлегә уңай җавап алынмаган.
 
Динәгә әле төннәрен, урамга чыкканда, дәваханәгә барганда памперс киертәләр. “Әйтеп бетерә алмый шул”, - ди әнисе. Ни өчендер памперсларны, алда әйтеп үткән трахеостомик трубканы да үз акчаларына сатып алалар икән. Ә бит инвалид балаларга алар бушлай бирелергә тиеш түгелме соң? Кислород бирә торган, трубканы чистарта торган аппаратларны да үзләре юнәткәннәр. Шулай ук Динә еш авырганлыктан, даруларга да акчалары күп китә. (Чөнки күп очракта даруханәдә бушлай диелгәне булмый да бит әле.) Рәүзит боларның барысы артыннан да беренче елларны йөреп караган, нәтиҗәсе генә булмаган. Әле инвалидлык статусын да беренче елны бер елга, аннан соң ике елга, хәзер инде 2024 елга кадәр биргәннәр. “Группа артыннан йөреп, никадәр авырлык күрә идек, ичмасам, берничә елга җиңел сулап куйдык”, - диләр.  

Динәгә, инвалид бала буларак, шифаханәдә дәвалану да каралган. Әмма әле аларның бер тапкыр да шифаханәгә барганнары юк икән. Чиратлары җитми.  

- Ярый әле елга ике тапкыр Кукмарадагы “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрибез. Дәвалану вакытында массаж, парафин, уколлар алабыз. Аның файдасын бик күрәбез, андагы хезмәткәрләргә зур рәхмәт, - ди Лилия.

Рәүзит айга бер-ике тапкыр гаиләсе янында булырга өлгерә. Ул Биектау районындагы шәхси юл төзү оешмасында техникада эшли икән. “Җәйге сезонда хезмәт хаклары зарланырлык түгел үзе, кышка кергәч, ремонт эшенә тотынабыз, шул чакта сиздерә”, - ди ул. Лилия декретка кадәр пешекче, сатучы булып эшләгән. Хәзер инде әнә бар тормышын, яшәешен балаларына, аеруча кызы Динәгә багышлаган.
 
Алда әйтеп үткән, Хәбибуллиннар гаиләсенә дәүләт ярдәмнәре турында без, үз чиратыбызда, тиешле органнарга мөрәҗәгать итеп, җаваплар алырбыз дип ышанабыз. Алары турында тагын бер кат аерым язма әзерләнер. Ә хәзергә кечкенә Динәгә савыгуын, әти-әнисенә сабырлык телибез.
 
Хәбибуллиннар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, телефон номерлары редакциядә.

 

фото: Лилия Нургалиева/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев