Кукмара районыннан Нурсил Галләмов 50ләп кар сыны ясаган
Җигүле өч ат янында фотога төшәргә бүтән тирә яктан киләләр
Кар сыннары үзе бер сәнгать әсәренә тиң. Мондый гүзәллекне һәркем дә тудыра алмый. Ә Олыяз авылыннан Нурсил Галләмов иҗат иткән матурлык күрше-тирә авылларны гына түгел, бөтен интернетны шаулатты. Шулай булмый ни, җигүле өч ат ясап кара әле син!
Галләмовларның капка төбенә килеп туктагач, үзеңне әкияти бер дөньяга эләккән кебек хис итәсең. Ниләр генә юк монда: Кыш бабай белән Кар кызы, балалар өчен шугалак, җигүле өч ат, дельфиннар, әтәч һәм башка хайваннар... Бу урамнан үткән-сүткән кешеләрнең берсе дә, алар янына туктап, фотосурәткә төшми калмый икән, ә кичләрен тау шуарга хәтта олы апалар да килә, диделәр.
Нурсилнең иҗат җимешләре моның белән генә төгәлләнми әле.
- Быел ясаган кар сыннарын санап карасаң, иллеләп бардыр, - ди ул. – Кызым Илиягә дип, Олыяз балалар бакчасына, Саба районы Шәмәрдән поселогында да кардан төрле сыннар эшләдем.
Нурсил - әтисе, бабасы кебек балта остасы. Ул иртә яздан алып кара көзгә кадәр төрле эшләрдә хезмәт куя. Ә менә кышка кергәч, балта эше бераз туктап тора икән, шуңа күрә кар әвәләргә дә вакыты кала аның.
- Ноябрь аенда, җиргә кар яту белән, сыннар ясау эшенә керешәм. Аларны үзем уйлап чыгарам, интернеттан карап, кешенекен кабатлауның кызыгын күрмим, - ди Нурсил. - Ә ат ясау минем күптәнге хыялым иде инде. Башта тал чыбыкларыннан, саплыклардан аның каркасын җыйдым. Аннан соң, юеш кар сылый-сылый, шушындый кыяфәткә китереп җиткердем.
Билгеле, моның кадәр хезмәтне берүзең генә башкарып чыгу авырга туры килер иде: кар, су ташып, измә болгатырга, аны тиз арада сылап та барырга кирәк бит. Нурсилгә исә бу эштә күршесе Рифнур булышкан. Бер атны ясау өчен ике көн тирәсе вакыты киткән.
Ат “җене” Нурсилгә кечкенәдән кагылган икән. Ул армиягә киткәнче, җиде ел әтисе белән атка атланып көтү көткән. 2004 елда ул Россия күләмендә үткәрелгән көтүчеләр конкурсында катнашып җиңү яулаган. Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң да фермада атта эшләгән. Тора-бара техника хезмәте күбрәк кулланыла башлагач, кыскартуга эләккән. Төп йортта яшәгәндә үзләре дә атлар тотканнар.
Нурсилнең тагын бер шөгыле турында да әйтеп үтәргә кирәк: ул гөлләр үстерү белән дә мавыга. Аларга туфракны үзе әзерли, күчереп утырта, су сибә, кирәк икән дәвалый. Бүлмә гөлләренең саны сиксәннән артып киткән иде, әле соңгы арада гына бераз кимеде, ди яңа танышларым.
- Кулыннан килмәгән эше юк аның: агач кисәкләреннән әллә ниләр майтарып куя. Калайны кисеп тә төрле бизәкләр ясый. Кулларына күз тимәсен, – дип мактый тормыш иптәше Айсылу. – Кызыбызга курчак өе дә ясап бирде. Хәтта икенче катына менә торган баскычларына кадәр бар. Балалар бакчасына эшләнмәләр кирәк булганда да бер дә иренеп тормый, кошларга җимлекләр, сыерчык оялары – берсе дә калмый.
Чыннан да, Галләмовларның капкаларына калайдан бик матур бизәкләр төшерелгән. Хәтта ишегалларындагы кечкенә генә эт оясы да хуҗаның матурлык яратуы, ә кулларының алтын булуы турында сөйли.
фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев