Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Галина Азина Пасха бәйрәменең йолалары һәм традицияләре турында сөйләде

Быел бәйрәм 24 апрельгә туры килә.

Тагын ике көннән православие дине вәкилләре үзләренең иң күркәм һәм олы бәйрәмнәренең берсе – Пасханы билгеләп үтәчәк. Әлеге бәйрәм белән бәйле йолалар, аның үзенчәлекләре турында Югары Чура авылында яшәүче, күп еллар мәктәптә балаларга белем-тәрбия биргән Галина Азина белән сөйләштек.

- Пасханы Олы көн дип тә йөртәләр. Ул башлыча 4 апрель белән 8 май арасында, җиде атнага сузылучы Пасха уразасыннан соң үткәрелә. Быел бәйрәм 24 апрельгә туры килә, - ди Галя ханым. - Олы көн белән бәйле булган балачак хатирәләрен искә алып үтәсе килә. Без гаиләдә дүрт бала үстек. Әни Пасха алдыннан тавык йомыркаларын җыеп, исәбен алып бара иде. Аларны кызарту - үзе бер күңелле мәшәкать. Хәзер инде кибетләрдә әллә нинди буяулар бар, ә менә ул чагында без йомыркаларны суган кабыгы һәм каен яфрагы салынган суда пешерә идек. Ак йомырка зәңгәр төскә керсен өчен, кайнаган суга бераз синька өстәгәннәрен беләм. Ерак әбиебез: “Кызыл – яшәү, яшел – яшеллек, ә зәңгәр – күк йөзе төсе”, - дип әйтә иде. Пешеп чыгып, бераз суынгач, шулкадәр матур була бит ул йомыркалар.

Авылыбыздагы Роза исемле апа балаларга матур тукымалардан янчык тегә иде. Иртәгә Пасха дигән көнне күзгә йокы керми, йоклап кала күрмим дип куркасың. Кемнәр белән йөрергә икәнлекне, очрашу урынын да алдан сөйләшеп куясың. Таң ата башлауга, яңа киемнәрне киеп, өйләргә керәбез һәм хуҗаларга: “Христос терелеп торган”, - дип әйтәбез. Алар исә: “Чынлап терелеп торган”, - дип җавап кайтара. Ул көнне буялган йомыркалар гына түгел, ә конфет-перәннекләр дә бик күп җыела. Өйгә, иң беренче булып, ир бала кергәнне хәзер дә бик яраталар һәм аңа берне генә түгел, ә кичтән үк махсус әзерләп куйган ике данә йомырка бирәләр. Авылны йөреп чыккач, йомырка тәгәрәтү уенына җыела, күпме әйбер тупланган, шуларны саный идек. Чүпрәктән тегелгән тупны йомыркага атып уйнаганыбыз хәтердә. Кемнең тубы тия, йомырка шуңа була. Тау итәге ул көнне кичкә кадәр шау-гөр килеп тора иде.  

Галина Азина кайбер борынгы йолаларның онытылмавын, бүгенге көннәргә кадәр килеп җитүен билгеләп үтте. Хәзер дә бәйрәмгә 2-3 атна кала һәр кеше өй юа, түшәк-мендәрләрен җилләтә, келәмнәр кага, шулай ук авыл халкы, җыелышып, чиркәүне тәртипкә китерә икән.  

- Олы көн алдыннан, чәршәмбе көнне Үлеләр мунчасы ягалар. Әлеге йоланы безнең авылда яшәүче карендәшләребез хәзер дә үти. Өйдәге һәркем, кояш баеганчы, мунчада юынып бетәргә тиеш. Эссе салып, чүмечләрне чайкап, мәрхүмнәргә дип, табакка су салып калдыралар, яңа сабын, чиста сөлге эләләр. Барлык эшләрне дә бетергәч: “Бездән көткәннәр, бездән өмет иткәннәр, килегез, юыныгыз”, - дип әйтеп, ишекләрне ябып чыгалар. Икенче көнне мунчаны яхшылап җыештыралар, - ди ул. – Иисус Христосның Иерусалимга кергән көне, ягъни Бәрмәнчекне быел да Пасхага бер атна кала билгеләп үттек. Ул көнне чиркәүдә узган иртәнге келәүдән соң Ходай йортына килүчеләргә аруландырылган тал ботаклары өләшәләр. Аны күп кеше өендә тәре почмагында тота. Беренче тапкыр көтү чыкканда, малларны Бәрмәнчектә сындырылган тал ботагы белән: “Барыгыз да туры өйгә кайтыгыз”, - дип куалар һәм абзар кыегына кыстырып куялар. Кипкән тал ботакларын яндырырга я суга агызырга кушалар, аның пычрак урыннарда исраф булып йөрүе - зур язык. 

Әңгәмәдәшем Чиста пәнҗешәмбе көне турында да сөйләде. 

- Ул быел 21 апрельгә туры килде. Чиста пәнҗешәмбедә, гадәттә, кер юалар. “Әгәр юар әйберең юк икән, мендәр тышларын булса да чайкап элеп куй”, - дип әйтә иде безнең әби. Моны каз бәбкәләренең күп булуына юраганнар. Бәйрәмгә каршы көнне өй алдына ылыс ботаклары җәяләр. Аның хуш исе өй эченә кадәр керә, - ди Галина апа. - Пасха алдыннан чиркәүдә келәүләр дә башка бәйрәмнәргә караганда тантаналырак, үзгәрәк уза. Ул атна буе дәвам итә. Олы көнгә каршы келәү Тәре йөрешеннән (крестный ход) башлана, чиркәүне өч тапкыр әйләнеп чыгалар. Анда халык бик күп җыела, яшьләр дә, өлкәннәр дә килә. Ә инде таң атканда, келәү беткәнне белдереп, чиркәү чыңы яңгырый. Өлкәннәр өйләренә таралыша, ә балалар, йорттан-йортка кереп, йомырка җыя башлый.  

Пасханың иң төп билгесе, әлбәттә, буялган, бизәкләр төшерелгән йомыркалар һәм йөземле, күпереп пешкән тәмле Пасха күмәче (кулич). 

Галя апа үзе йомыркаларны болай итеп буйый икән: “Иң элек ак төстәге йомыркаларны суда чылатып дөгедә әвәлисең. Дөге ябышкан йомырканы марляга яисә капрон оекка төреп, очын җеп белән бәйлисең һәм суган кабыгы кайнатылган суга салып пешерәсең. Суынгач, дөгеләрен кул белән сыпырып кына аласы кала”. 
 
Фото: Галина Азина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk