Кукмара районында яшәүчеләргә төтен торбаларына карата таләпләр турында сөйләделәр
Игътибарсызлык, саксызлык аркасында без үзебезне генә түгел, ә кадерле, якын кешеләребезне дә куркыныч астына куябыз, ди янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы.
Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Фәрхәт Кәримуллин сүзләренә караганда, җылылык, вентиляция һәм кондиционерлау дигән норматив документ нигезендә төтен суыргыч йорт (мунча) түшәме турысында бераз киңәеп эшләнергә тиеш. Әмма төрле заводлар җитештергән сэндвич торбаларда бу кагыйдә сакланмый. Шуңа күрә сатып алганда аның техник документын, нинди температурага чыдамлы булуын сорарга кирәк. Күпчелек торбалар газ ягып җылытыла торган мичләргә генә туры килә. Алар 300 градустан югары температурага чыдамый. Шуңа күрә мондый торбаларны утын ягыла торган мунча миченә куярга ярамый. Чөнки утын янганда 400 градустан артыграк җылылык бүленеп чыга.
«Билгеле, кибетләрдә мунча миченә туры килә торган торбалар да бар, әмма алар кыйммәт, шуңа күрә кеше бәясенә кызыгып арзанлысын ала. Тимер җылылыкны бик тиз башка материалларга күчерә. Кызган тимергә терәлеп торган агачка янып китү өчен 300 градус эсселек җитә. Түбә-түшәмнәрне җылыту урынына күп вакыт пычкы чүбе кулланалар, яфрак түшиләр. Таләпләр буенча анда балчык һәм башка янмый торган материаллар булырга тиеш», - диде Фәрхәт Кәримуллин.
Аның сүзләренә караганда, иң яхшысы – мунча морҗасын утка чыдам кирпечтән өю. Эче куш кирпеч шулай ук кулланырга ярамый.
«Ут белән һәрвакыт сак булырга кирәк. Игътибарсызлык, саксызлык аркасында без үзебезне генә түгел, ә кадерле, якын кешеләребезне дә куркыныч астына куябыз. Янгынның иң куркыныч афәт булуын эш узгач кына аңлаудан файда юк», - диде янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев