Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүчеләр акчага ничек караулары турында сөйләделәр

Район халкы нинди ырымнарга ышана?

Ерак сәфәргә баргач, берәүнең акча янчыгына, дөресрәк итеп әйткәндә, аның акчаларны “сыпыра-сыпыра”, нидер сөйләнеп, берәмләп кире тутыруына игътибар иттем. Кызыксынуым арта төште: “Болай эшләүнең берәр файдасы бармы әллә?” – дим. “И-и-и, ничек кенә әле?! Акчаларга да игътибар кирәк, юкса, кире әйләнеп кайтмаулары бар. Аннары минем өчен акча янчыгының кызыл төстә булуы да мөһим”, - ди бу. Җавап йөзеннән ирен чите белән генә елмаеп куйсам да, икеләнеп калдым. Бәлки, чыннан да, акча янчыгы һәрчак тулып торсын, сезне яратсын өчен, аны җәлеп итү серләренә колак салырга кирәктер... Газета укучыларыбыз бу турыда ни дияр? Сораштыруыбыз шул хакта.

Ризидә ЗАКИРОВА, Кукмара:

- Мин инде пенсия яшендә. Бөртекләп, тәртип белән тота белгәнгәдерме, шөкер, беркайчан акчага тилмереп яшәмәдем. Элегрәк хезмәт хакы алгач, хәзер инде пенсия килгәч, алдан планлаштырганча, бүлгәләп куям. Бер өлеше - түләүләргә, икенчесе – ашау-эчү, кием-салым алырга, дигәндәй... Акча янчыгымда зуррак купюралар белән вагракларын аерып куя торган гадәтем бар. Аны мин ниндидер ышану, сынамыш белән түгел, ә кибеттән вак-төяк алганда уңайлы булсын өчен эшлим. Хуҗалыкта зур эш башкарганда чыгымнарны язам үзе. Алайса күпме акча һәм аның нәрсәләр өчен тотылганы онытыла бит. Булган мал-мөлкәтебезнең, акчаларның бәрәкәтен күрергә язсын.

Роза БАРИЕВА, Әсән-Елга:

- Акча турында ырым-шырымнар бик күп. Мәсәлән, өйдә һәрчак акча булсын дисәң, стенага сөягәндә себеркенең сабын аска таба каратып куярга кирәк; кич акча бирмә; өйдән чыгып киткәндә көзге алдына кәгазь акча куеп калдыр; өеңдә краннар төзек булсын, юкса, су тамчылары белән бергә акчаң да агар; өстәл өстенә утырырга, анда баш киеме, ачкыч куярга ярамый, йортка акча кермәс һәм башкалар. Әйе, мин дә аларның күбесенә ышанам һәм шулай эшлим дә. Хәзерге вакытта безнең хезмәт хаклары банк карталарына күчә. Ул көнне бер тиененә дә кагылмаска тырышам. Акчаларны саклар өчен кызыл төстәге акча янчыгы йөртәм. Соңгы акчага кадәр тотып бетермим. Үземне бөртекчән дип саныйм. Кибетләргә кергәнче, иң кирәкле әйберләр исемлеген булдырам. Чөнки хәзер сәүдә нокталары бик бай, бар әйбергә дә күз төшә, мөһим төсле тоела. Ләкин өйгә алып кайтсаң, бөтенләй дә кирәксез булуы ачыклана. Акчаның кадерен белсәң, яратсаң гына ул да сине яратыр.

Гөлназ САДЫЙКОВА, Казан:

- Акча белән бәйле булгач, юрамаларга ничек ышанмыйсың ди инде?! Минем дә акча янчыгымның төсе кызыл. Ниндидер тылсымлы көче өчен сатып алмадым, ахры, әмма күп еллар хезмәт итә ул миңа. Бик яратам үзен. Кич белән янчыкта булган акчаңны караватка я өстәлгә таратып салып, санап, яңадан тутырырга кирәк, дигәннәрен ишеткәнем бар. Янәсе, болай эшләсәң, акча үзеңнең янда озаграк тора. Әгәр эш хакы аласың икән, беренче көнне аның бер тиенен дә туздырырга ярамый, ул өйдә кунарга тиеш, дигән гыйбарә дә электән килә. Икенче көнне генә таратсаң, акчаның тагын да өстәлүе, уйламаган җирдән табыш килүе ихтимал. Әмма минем шуны әйтәсем килә: бары тик акча гына бәхет китерә дип уйламаска кирәк, зарланмыйча, булганына шөкер итеп яшик!

Исемен әйтергә теләмәгән кукмаралы:

- Мин бик бөртекчән, әмма саран түгел. Көн саен керем һәм чыгымнарны тиененә кадәр күрсәтеп, аерым дәфтәргә язып барам. Ай ахырында барысын да карап, барлап чыгам. Кибеткә барыр алдыннан исемлек төзим һәм шуның буенча гына кирәк-яракны сатып алам. Тиен акчаларны аерым бер савытка туплый торган гадәтем дә бар. Ә инде акча янчыгымда өр-яңа бер доллар йөри. Шулай эшләсәң, ул үзе артыннан башка акчаларны да тарта, имеш. Аны уң ягы белән бөкләп, ипләп кенә салып куйдым. Бик-бик кирәк булганда гына “чыгарачакмын”. Мин шуны аңладым: алга куйган максатың бар икән, аңа ирешү өчен акча җыюны да зур теләк белән башкарырга кирәк.

Фото: «Татар-информ» МА, шәхси архивтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев