Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче хатын-кызлар идеаль ир-егетнең нинди булуы турында сөйләде

Райондашларыбыз ир-егетләренә нинди бүләк бирергә ярата? Гүзәл затлар ирләрнең тышкы кыяфәтләре турында ни уйлыйлар икән? Сораштыруыбыз шул хакта.

Хатын-кызларның күбесе Ватанны саклаучылар көненә ир-егетләренә бүләк сайлап аптырамый: юка оекбаш, шампунь, акча янчыгы кебек кирәк-яраклар ала да куя. Ә менә райондашларыбыз аларга нинди бүләк бирергә ярата соң? Гүзәл затлар ирләрнең тышкы кыяфәтләре турында ни уйлыйлар икән? Идеаль иргә нинди сыйфатлар хас? Сораштыруыбыз шул хакта.

Гөлшат РӘХИМҖАНОВА, 27 яшь, Купка:

- Ир-ат кыяфәтендә иң беренче нәрсә җәлеп итә?

- Аның ничек киенүе, «стрижкасы», исе.

- Ни өчен алар мускулларын «үстерергә» омтыла?

- Хатын-кызның игътибарын җәлеп итәр өчен.

- 23 февральгә егетләргә нинди бүләк ясау уңышлы?

- Аларның нәрсә белән кызыксынуы, шөгыльләнүенә карап бүләк сайларга кирәк. Ул яктан иремә бүләк алуы җайлы. Чөнки Рөстәм спортка гашыйк. Коньки, кәшәкә, форма, туп, сумка – бөтенесе гел кирәкле әйберләр. 

- Ир-егетнең машина йөртү таныклыгы булуы мәҗбүриме? Ни өчен?

- Әлбәттә, мәҗбүри. Хәзер ансыз тормышны күз алдына да китереп булмый. Машинада йөргән ир-ат хатын-кызларны күбрәк җәлеп итә.

Лилия ГАРИПОВА, 32 яшь, Кукмара:

- Егет тормыш иптәшен нинди сыйфатына карап сайлый?

- Күбесенчә егетләр тормыш иптәшләрен әниләренә охшатып сайлыйлар: кайгыртучан, гаилә өчен янып торучы.

- Ирләрнең акча янчыгында кимендә ничә сум акчасы булырга тиеш?

- Хәзерге заманда акча күбрәк банк картасында саклана. Ирләрнең акча янчыгында ким дигәндә 1-2 мең сум акчасы булырга тиеш дип уйлыйм.

- Ир-ат аеруча нинди темага сөйләшергә ярата?

- Минемчә, ир-атларның иң яраткан темасы ул – машина.

- Хатыннар нинди ирләрдән курка?

- Тәкәббер, саран, начар гадәтләре булган, үз көчләренә үзләре ышанмаучы ир кешеләрдән.

Эльвира ФӘТТАХОВА, 47 яшь, Салтык-Ерыклы:

- Ир-ат нинди хатын-кыз эшен яратып башкара?

- Тузан суырта, ашарга пешерә.

- Көчле яки матур ир-атмы? Ни өчен?

- Көчле, чөнки ул гаиләсен сакларга һәм якларга тиеш.

- Алар аеруча нинди бүләк алырга ярата?

- Миңа калса, теләсә нинди бүләккә дә риза. Бары тик чын күңелдән һәм яратып бүләк ителгән булсын.

- Идеаль, чын ир нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, аның портретын ничек күзаллыйсыз?

- Ул уртача буйлы, тәртипле, эчкерсез, кыю йөрәкле, хатынын һәм балаларын ярата.

Әлфия ГАЗИЗУЛЛИНА, 53 яшь, Ташлы Елга:

- Ир заты акыллыракмы яки хатын-кызмы? Ни өчен?

- Ир-ат дип уйлыйм. Гаилә учагын кабызучы – ир-ат, ә шул учакны сүндермичә саклаучы – хатын-кыз.

- Нинди эш бары тик ир-атныкы гына?

- Ир-атның бурычы - өй салу, агач утырту, малай үстерү, диләр. Моннан тыш, гаиләне тәэмин итү, туендыру да аның төп эше дип саныйм.

- Аларны нәрсә бәхетле итә?

- Бер-береңне аңлап яшәү, гаиләдә тыныч мохит тудыру бәхеткә илтә.

- Армиягә бармыйча калган егеткә карашыгыз нинди?

- Ир-ат үзенә бирелгән вазыйфаны үтәргә тиеш дип саныйм. Чөнки ул армиядә авырлыкларга түзеп, чыныгып кайта. Армиягә барган егеткә кызлар арасында да хөрмәт зур.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев