Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче ир-ат законсыз рәвештә наркотик матдәләр сатып алган һәм саклаган өчен хөкем ителде

Суд ирне шундый ук сынау вакыты белән алты айга ирегеннән мәхрүм итте.

Кукмара районының Сазтамак авылында яшәүче 26 яшьлек ир-егет законсыз рәвештә наркотик матдәләр сатып алган һәм саклаган өчен хөкем ителгән. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасы хәбәр итә.

Кукмара районы прокуратурасы Сазтамак авылында яшәүче 26 яшьлек ир-егеткә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны Россия Федарциясе Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (сату максатыннан башка наркотик матдәләрне законсыз сатып алу, саклау) гаепле дип тапкан.

«Судта хөкем ителүченең 2020 елның августыннан 2021 елның апреленә кадәр Кукмара районы территориясендә кыргый киндер җыюы ачыкланган. Гомуми массасы 8,43 грамм булган “каннабис” (марихуана) наркотик чарасын ул шәхси куллану өчен автомобиль багажнигында, ә аннан соң полиция хезмәткәрләре табып алганчы гаражда саклаган», - дип сөйләделәр район прокуратурасында.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм шундый ук сынау срогы белән алты айга ирегеннән мәхрүм итте.

Хөкем карары законлы көченә әле кермәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев