Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче бер хатынны кредит буенча 300 мең сумга якын бурычын түләргә мәҗбүр иткәннәр

Россия банкларының берсе хатын-кызга кредит килешүе буенча бурычларны түләттерү турында судка мөрәҗәгать иткән.

Кукмара районында яшәүче бер ханымга кредит буенча 300 мең сумга якын бурычын түләргә йөкләделәр. Бу хакта Кукмара районы судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Район суды Кукмара районында яшәүче бер ханымга кредит килешүе буенча бурычларны түләттерү турында Россиянең шәхси банкларының берсеннән алынган гариза буенча гражданлык эшен карады.

Дәгъвада 2019 елның августында банк белән җавап бирүче арасында кредит килешүе төзелүе күрсәтелгән. Аның шартлары нигезендә кредит ставкасы еллык 12,99 процентны тәшкил итеп, кредит суммасы 300 мең сум булган. 2020 елның мартыннан 2020 елның июненә кадәр төп бурычның срогы чыгып, процентлар, штрафлар белән җавап бирүченең бурычы өч йөз мең сумнан артып киткән.

Эш Татарстан Республикасының Кукмара районы судында нигезләмә кысаларында читтән торып каралды, суд банк файдасына карар кабул итте.

Карар законлы көченә керде.

 

Фото: «Татар-информ» МА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев