Кукмара районында янгын нәтиҗәсендә йорт түшәменә зыян килгән
Янгын Чишмәбаш авылында була.
Кукмара районында янгын нәтиҗәсендә йорт түшәменә зыян килә. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару бүлегендә хәбәр иттеләр.
7 гыйнварда 17.22 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең элемтә пунктына Глонасс-112 системасы буенча Чишмәбаш авылының Молодежная урамында шәхси йорт януы турында хәбәр килә.
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә торак йортның түбәсе яна, көчле төтен чыгуы күзәтелә, утның торак йортка таралу куркынычы була.
Янгын сүндерүчеләрне йорт хуҗалары каршы ала һәм өй эчендә кешеләр юк дип хәбәр итә.
Нәтиҗәдә торак йортның ике квадрат метр мәйданда түшәме яна. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев