Кукмара районында якшәмбе көнне чагыштырмача җылы һава торышы сакланачак
Юлларда бозлавык хасил була.
Якшәмбе, 21 март көнне, Кукмара районында чагыштырмача җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта районның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.
«Аязучан болытлы һава торышы көтелә, бераз кар явачак. Районда төнлә һаваның максималь температурасы -6..-9°, көндез +1, -3 градус булачак, диелә хәбәрдә.
Моннан тыш, көндез көньяк-көнбатышка күчүче, төньяк-көнбатыштан секундына 14 метрга кадәр тизлектә җил булуы көтелә.
Юлларда бозлавык саклана.
фото: Артур Зәкиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев