Кукмара районында томан, бозлы яңгыр һәм көчле бозлавык көтелә
Көндез һава температурасы 0-5 градустан түбән булачак.
Иртәгә, 13 февральдә, Кукмара районы территориясендә 500 метр һәм аннан да кимрәк күрүчәнлек белән томан көтелә. Бу хакта Кукмара районының Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.
Юеш кар, бозлы яңгыр, салкын кар көтелә.
Моннан тыш, көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр көчле
җил исәчәк, бозлавык булачак.
Караңгы вакытта һава температурасы 8-11 градустан түбәнрәк, иртән 0 градуска кадәр күтәреләчәк..-5˚. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 0-3 градустан түбәнрәк булачак.
Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев