Кукмара районында «Тарихи һәм рухи мирас, халкыбызның гореф-гадәтләре» дигән фәнни-гамәли конференция узды
Чараны оештыручы Фәния абыстай һәм аның тормыш иптәше Рәшит Җәләлиевлар мәгърифәтчелек юнәлешендә зур эш алып баралар, кешеләргә тормыш өчен мөһим булган белемнәрне җиткерергә омтылалар.
Өркеш авылында Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган «Тарихи һәм рухи мирас, халкыбызның гореф-гадәтләре» дигән фәнни-гамәли конференция узды.
Өркеш - районыбызның иң матур урыннарының берсе. Берничә ел элек биредә заманча ике катлы мәчет салынган.
Конференциядә катнашучылар нәкъ менә шушы мәчеттә җыелды да инде. Чараны оештыручы Фәния абыстай һәм аның тормыш иптәше Рәшит Җәләлиевлар мәгърифәтчелек юнәлешендә зур эш алып баралар, кешеләргә тормыш өчен мөһим булган белемнәрне җиткерергә омтылалар. Фәния Хөрмәтулла кызы үз укучылары өчен остаз гына түгел, мәчет каршындагы авыл музеена нигез салучы да. Кышкы һәм җәйге каникуллар вакытында биредә ислам нигезләре буенча дәресләр уза. Татарстан Республикасының төрле районнарыннан, Башкортостаннан, хәтта Ерак Себердән әби-бабайлары янына ял итәргә кайткан балалар да аларга бик теләп йөри.
«Гадәттә, һәр җәй саен дәресләрдә 40тан артык бала катнаша. Алар ислам нигезләре белән танышудан тыш, үз халкының тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында да белем алалар. Бу, үз чиратында, балаларның милли үзаңын формалаштыруда зур роль уйный», - ди Фәния апа.
Конференция узган яңа авыл мәчете бинасы Өркеш авылында туып-үскән Илшат Камалов, шулай ук Казанда яшәүче Айдар Сафиннар ярдәме белән төзелде. Мәчетнең икенче катында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган музей почмагы урнашкан. Гомумән, барлык төзелеш комплексы асылыбызга әйләнеп кайтырга этәреп торучы үткәннең рухы белән сугарылган, элгәре заман белән бүгенгене тоташтыручы «алтын тотка» булып тора.
Чара балаларның Коръән сүрәләрен укулары белән башланып китте, аннары азан да яңгырады. Балалар арасында мәктәпкәчә яшьтәгеләр булуы аеруча куандырды.
Тарихчы, татар язучысы Фәүзия Бәйрәмова: «Безнең ата-бабаларыбыз – Идел буе болгарлары тормышында ислам дине 922 елга кадәр үк булган инде», – дип билгеләп үтте. Эш шунда ки, 921 елда Моктадир хәлиф кушуы буенча Болгар шәһәренә хәлифәт башкаласы Багдадтан делегация юл тота. Юл озын һәм изалы булып чыга: хәлифәт вәкилләре 922 елның маенда гына билгеләнгән урынга барып җитә алалар. Биредә алар Идел буе болгарлары патшасы Алмаш хан янында булалар. Делегация сәркатибе роле Әхмәд ибн Фадланга йөкләнә, аның язмаларында Идел буе Болгары тарафыннан ислам динен рәсми кабул итүнең барлык мөһим мизгелләре чагылган... Фәүзия ханымның күңел биреп сөйләгән чыгышы чын тарихи фактларга нигезләнгән иде.
Фәүзия Бәйрәмова шулай ук Пугачев восстаниеләрендә катнашкан якташыбыз Мөсәгыйть Гомәровны да искә алды. Пычак авылында халык каһарманы хөрмәтенә музей почмагы оештырылган, ә мәктәп бинасы каршында стела-һәйкәл тора.
«Тагын бер кызыклы факт бар: Пугачев восстаниесе вакытында Мөсәгыйть Гомәров “Нараткай” лагере урнашкан урында өч мең кешедән торган хәрбиләр отряды җыя. Ул чакта Емельян Пугачев Камышлы урманы аша Алабугадан Арчага юнәлгән була. Отряд Пугачев гаскәренә кушыла», - дип өстәде Туган якны өйрәнү музееның элеккеге директоры Ләбүдә Дәүләтшина.
Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшин мәдрәсә эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат биреп, киләсе елда уку йортына 25 ел тулуын билгеләп үтте. Үткән еллар дәвамында мәдрәсәне ике меңгә якын кеше тәмамлаган.
Күпләр үзләре өчен башлангыч дини белем алса, үзләрен дини өлкәдә хезмәт итүгә багышлаган кешеләр дә аз түгел: мәдрәсәне тәмамлаучылар арасында имам вазыйфаларын башкаручылар, район һәм республика мәчетләрендә ислам нигезләрен укытучылар байтак икән. Конференция темасына бәйләп, шунысын да билгеләп үтәргә мөмкин: Кукмара мәдрәсәсе милләттәшләребезнең милли үзаңын үстерүдә һәм дини белемнәрен арттыруда бүген мөһим роль уйный.
Конференциядә шулай ук район мөхтәсибе ярдәмчесе, Вахит авылы имамы Зиннур хәзрәт Сәмигуллин да катнашты (районыбыз имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев хәзерге вакытта изге Мәккә җирлегендә Хаҗ гамәлен кыла).
«Аллаһы Тәгалә ярдәме белән мин үз гаиләмнең нәсел агачын 12нче буынга кадәр өйрәндем. Бу безнең бабаларыбызга хөрмәт күрсәтү генә түгел, киләчәк буыннар өчен тарихи тамырларыбызны саклап калу өчен дә кирәк. Бүгенге бурычыбыз - балаларга һәм оныкларга әби- бабаларыбызның рухи-мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен җиткереп тапшыру. Үткәнен белмәгән кеше киләчәген төзи алмый», - дип төгәлләде үз чыгышын Зиннур хәзрәт. Мөгаен, бу сүзләрне тулаем конференция эшчәнлегенә билгеле бер нәтиҗә буларак та кабул итәргә мөмкиндер.
Фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев