Кукмара районында сигез кешедә коронавирус очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында сигез кешедә коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 73 156 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 3 970 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

18 яшькә кадәрге балалар – 341 кеше. 389 кеше дәваханәгә салынган.

Казанда коронавирус йоктыруның 1 960, Яр Чаллыда – 2 511 очрагы ачыкланган. Авыручылар барлыгы 40 районда теркәлгән, шуларның 8 - Кукмара районында.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 73 156 очрагы теркәлгән, 46 045 кеше терелгән, шул исәптән 514 - узган тәүлектә.

фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 


Нет комментариев