Кукмара районында санитар-экологик икеайлык бара
Быелның өч аена 3396 тонна чүп җыелган.
Кояш елмая: димәк, өй-фатирлар нурлана
Әлбәттә, көннәр матурлануга, яңа сулыш «ачыла». Йорт-тирәңне тырмалап, себереп куясы, өй-фатирны кабат тузаннардан арындырасы, булса-булмаса кыш дәвамында эленгән пәрәвезләрне сөртәсе, тәрәзәләрне юып аласы, тузаннарны кагасы килә. Кыскасы, гаилә, туганнар белән күмәк өмәләр, зур күләмле җыештыру, әйләнә-тирәне чистарту эше башланып китә.
Чисталык сезонын Кукмарада, иң беренчеләрдән булып, «Чиста шәһәр» оешмасы эшчеләре ачып җибәрә. Эшкә барганда-кайтканда аларның эрегән кар астыннан чыккан чүп-чарларны тротуар, юл кырыйларыннан капчыкларга тутырулары күзгә ташлана. Кайбер оешма-предприятие хезмәткәрләре дә үз территорияләрен тырмалап, себереп куярга өлгерделәр.
Шәһәр үзәгендәге юлларда тишек-тошыкларны ямау эше дә башланып китте. Сүз дә юк, моннан дистә еллар элек белән чагыштырганда, Кукмарабыз күпкә чистарды, пөхтәләнде. Әле өмәләр тулысынча тәмамланып бетүгә, урамнарда чүп күрә алмый изаланырсың. Монысы шаяру катыш булса да, чынлап та, чүплек яисә җыелган чүп-чарларның күзгә ташлануы хәзер күңелгә ничектер ят әйбер кебек тоела. Әмма Кукмарада да халык күзеннән читтә, аулак урыннарда кеше биеклегеннән дә озынрак булып үскән тигәнәк, алабуталар «урман»ын очратырга мөмкин әле.
Кукмара гына түгел, авыллардагы инеш буйлары, юл кырыйлары да чүптән арындылар. Дөрес, әллә нигә бер, күзләрне «тырмалап», яр буйларында көз көне бакчалардан түгелгән помидор, кыяр үсентеләре, бәрәңге сабаклары күренә. Аларны тирес өеменә атып черетергә дә була, югыйсә.
Моннан берәр ел элек редакциябезгә Мәмәшир авылыннан: «Бөр елгасы яр буена чүп-чар ташлаганнар», - дип, бер видеохәбәр алынган иде. Авыл җирлегендә эшләүчеләр белән элемтәгә чыккач, ниндидер бинаны сүткәннән соң түгелгән ком-таш кисәкләре икәнлеге ачыкланды. Халыкның күзәтүчәнлеге, әйләнә-тирәдәге мохитнең тәртипсезлегенә битараф булмавы, әлбәттә, бик кирәкле фал. Әлеге җирлек сәркатибе Илзирә Хәлиуллинаны әле кичә генә редакция коридорыннан барганда «эләктереп» алып, Бөрнең яр буйлары чистамы соң, чүп-чар ташланмаганмы, дип сораштык.
«Узган атнада болынлыкка төшеп, андагы матурлык белән хозурланып менгән идем. Юк, Аллага шөкер, тәртип хәзер безнең төбәгебездә. Айга ике тапкыр чүп җыю машиналары килеп тора бит, авыллар да, яр буйлары да чистарды», - диде ул.
Бу уңайдан махсус кызыксынып, «Эко-Сервис» җаваплылыгы чикләнгән ширкәт оешмасы җитәкчесе Ирек Шәйхетдинов белән элемтәгә чыгып, аннан узган ел чүп полигонына күпме күләмдә каты-көнкүреш калдыклары кергәнен ачыклаган идек.
«2020 елда барлыгы 131,05 мең кубометр, тонналарга күчереп исәпләгәндә - 16984 тонна чүп кабул ителде. Быелның өч аена бу сан 26 мең 210 кубометрны, ягъни 3396 тоннаны тәшкил итә», - диде ул.
Узган елгы чүпнең күләмен махсус исәпләп карадым, бу 556 тимер юл вагоны, тагын да киңәйтебрәк әйтсәк, якынча 68 вагон таккан 8 состав дигән сүз икән.
Утсыз төтен булмый
15 апрельдән республикада янгынга каршы көрәш сезоны башланды. Димәк, май бәйрәмнәрендә урман, паркларга чыгып шашлык кыздырырга теләүчеләргә бу ниятләреннән туктап торырга туры киләчәк. 29 апрельдән 10 майга кадәр урманнарда һәм аның янәшәсендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан күзәтү башланачак.
Иң элек бу хатка тукталып үтик әле.
«Ямьле, матур язгы көннәр башлану белән беррәттән, табигать төтенгә күмелә. Кешеләр, кирәк булмаса да, чүп-чар яндыра башлыйлар. Юкса, ул корыган үләннәрне черетеп, ашлама урынына да файдаланып була, ә көнкүрештән калган чүпне вакытында машина төяп алып китә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты язгы чорда махсус режим кертүгә карамастан, бу проблеманы урыннарда хәл итмәсәк файдасыз булачак. Махсус режимның үтәлешен тәэмин итү башкарма органнарга йөкләнелгән. Чүп-чар яндыру очраклары Зур Кукмара җирлегендә дә әз түгел, чүп-чары үзе күренмәсә дә, яндырган вакытта төтене берничә чакрымнан ук күренә. Янгынга каршы көрәш хезмәте бу уңайдан нәрсәләр эшли? Чүп-чар, корыган үлән яндыру янгын сүндерүчеләргә генә мәшәкать тудырамы? Әллә инде экологик проблема да булып торамы?
Чүп-чар яндыру нәтиҗәсендә, бик күп мәртәбә районда йорт-җирләр, ферма да янды. Чөнки кемнеңдер ут якканын күреп, башкалар белән беррәттән балалар да, акылга зәгыйфь кешеләр дә шырпыга үрелә. Кайвакыт кешеләргә штраф салганчы, матур итеп аңлату да җитә. Җаваплы кешеләр бик теләсәләр дә, бөтен кешене күреп бетерә алмыйлар. Шуның өчен бергәләп эшләргә кирәк. Бу уңайдан Сәрдекбаш авыл җирлеген искә алырга мөмкин. Соңгы елларда чүп-чар яндыру бик нык кимеде, бетеп бара диярлек».
Раил ШАКИРОВ, Яңа Сәрдек
Әйе, газета укучыбыз дөрес әйтә: кечкенә генә бер шырпыдан никадәр зур афәт, борчу-кайгы килеп чыгарга мөмкин. Әнә интернет челтәрендә, корыган үләннәрне яндыру сәбәпле, зират эчләре, шәһәрләрдәге күпкатлы йортлар янәшәсендәге үзәнлекләр януы турында хәбәрләр бирелгән. Кипкән үләнгә ут төрткәч, ялкын Сармандагы ягулык станциясенә кадәр килеп җитә язган, янгын сүндерүчеләр генә утны вакытында авызлыклаган. Ә инде бакчадагы бәрәңге сабакларын, корыган үләннәрне яндыра башлагач, әйләнә-тирәгә никадәр төтен, саф һаваны бозып, сасы ис тарала. Дөрес әйтә хат авторы: Зур Кукмара җирлегендә яшәүчеләрнең күбесе бу эшне «үз итә». Кичләрен һавага күтәрелгән төтен баганалары шуны раслый. Авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиевны да борчый бу мәсьәлә.
«Бакчадагы үләннәр, сабаклар көз көне чересен өчен, 1 метрга 2 метрлы чокыр казу да җитә. Узган ел социаль челтәрләрдә бик популярлашып киткән Зур Кукмара каньонына шушы тирәдәге урамнарда яшәүчеләр бәрәңге, помидор сабаклары алып килеп тутырганнар иде. Алар өчен ватсапта махсус төркем төзергә һәм анда аңлату эшләре алып барырга туры килде. Бер дә булмаса, ул чокырны бакчагызда үзем казып бирәм, дидем. Шуңа тутырып куйсаң, чери бит инде ул, язга органик тирес әзер була. Узган ел Зур Кукмара авылында яр буйлары бик күп җыештырылды. Әмма кеше барыбыр тәрбиясез, “сансыз” әле. Машинада үтүчеләр юл кырыйларына бушаган шешә, туңдырма кәгазьләрен, тәмәке, чипсы капларын ташлап китә. Аларны аннан соң урта мәктәп, мәдәният йорты, авыл җирлеге хезмәткәрләре чыгып җыештыра. Халыкны, аеруча яшьләрне чүп ташламаска ничек кенә өйрәтәсе инде!» - дидк ул.
Узган ел янгын сүндерүчеләрне корыган үләннәргә ут төртүнең - 4, быел 3 очрагы буенча чакыру булган.
Үткән атнада Өркеш авылында хуҗасыз йорт янды. Сәбәбе – күршедә яшәүче бер ханым үләннәрне тырмалап куйганнан соң аңа ут төртә, һәм караучысыз калган ялкын, кипкән үләннәр аша барып, өйгә «сикерә».
фото: РДК
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев