Кукмара районында люпин культурасын эшкәртә торган завод төзелергә мөмкин
"Татарстан - терлекчелек республикасы. Шуңа күрә люпин үстерү безгә һәрьяктан отышлы”, – диде Илдус Габдрахманов.
Кукмара районында люпин культурасын эшкәртү буенча завод төзелергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”га республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.
“Республиканың авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, терлек азыгы буларак, соя үстерү буенча талпынып карады. “Кызыл Шәрыкъ” җәмгыяте шөгыльләнеп карады аның белән, тагын Питрәч районында үстерделәр. Буаның “Авангард” хуҗалыгы да игеп маташа. Әмма соя безнең республикага бик яраклашкан культура түгел. Корылык булганда, сояның кузагы барлыкка килә, үсемлекнең биеклеге тәбәнәк булу сәбәпле, комбайн аның өстеннән кыркып бара. Шулай итеп, бөтен уңыш аста кала”, – диде министр урынбасары.
Сояга альтернатива итеп ул люпин культурасын китерде.
“Бу – безнең киләчәгебез. Алдагы берничә ел эчендә без люпин мәйданнарын 100 мең гектарга җиткерергә кирәк дип саныйбыз. Люпин, ел нинди килүгә карамастан, биек булып үсә, аны комбайн җыеп ала, уңышы буенча да, туклыклы матдәләре буенча да соядан калышмый ул. Татарстан – терлекчелек республикасы. Шуңа күрә люпин үстерү безгә һәрьяктан отышлы. Ул – аксымга бай азык. Бүген сыерга тегермәндә тарттырган арпа яки әче силос ашатып кына сөтне арттырып булмый. Ә малга җитмәгән компонентларны хуҗалыклар чит җирләрдән сатып ала. Люпин республикада игелеп, үзебездә җитештерелсә, акчаны да экономияләргә ярдәм итә. Шуңа күрә Кукмара районында люпин эшкәртү буенча завод төзү буенча да сөйләшүләр алып барыла”, – диделә Илдус Габдрахманов.
Министр урынбасары сүзләренчә, булачак заводның инде урыны да каралган.
“Кукмара районына барып, урыннарын карадык. Әзерлек эшләре бара. Ничек барып чыгар. Әле аның финанс мөмкинлекләре дигән ягы да бар бит, базар шартларыннан да торачак. Шулай да инвесторларның люпин эшкәртә торган завод булдыру теләге бар”, - диде урынбасар.
Илдус Габдрахманов, шулай ук, люпин, соя, борчак кебек кузаклы культураларның туфракка файдасы турында да әйтеп үтте. Аның сүзләренчә, әлеге культуралар үскән мәйданда киләсе елга башка культура чәчелгән очракта да, уңыш 20-25 процентка арта.
“Татар-информ”, Чулпан Шакирова
Фото: Александр Эшкинин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев