Кукмара районында коронавирус белән зарарлануның яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында коронавирус белән зарарлануның яңа очрагы ачыкланган

Татарстан буенча 26 очрак теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 26 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 4 кеше хастаханәгә салынган, калган 22 кеше өендә дәвалана. Берсе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар. 

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 12. Питрәч районында – 3, Бөгелмә, Биектау һәм Ютазы районнарында – икешәр, Яр Чаллы, Әлмәт, Арча, Балтач, Кукмара, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6644 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5512 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»


Нет комментариев