Кукмара районында көчле буран көтелә һәм көннәр салкынайта
Юлларда көчле бозлавык хасил була.
Иртәгә, 14 февральдә, Кукмара районында һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта Кукмара районының Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.
Районда 500-1000 метрга кадәр күрү начарланачак, кар, төнлә урыны белән юеш кар явачак.
Моннан тыш, көньяктан көчле җил көтелә. Вакыты белән аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк.
Төнлә температура 12дән 17 градуска кадәр суык күрсәтә. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 8-11 градустан түбән булачак.
Юлларда көчле бозлавык хасил була.
Фото: Марат Гыйләҗев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев