Кукмара районында элеккеге фермада янгын чыккан
Янгын кичә Княгор авылында булган.
Кукмара районында элеккеге фермада янгын чыга. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә хәбәр иттеләр.
30 апрель көнне 15.05 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү һәм коткару элемтә пунктына Княгор авылында янгын чыгуы турында хәбәр алына.
Янгын сүндерү бүлекчәләре килеп җиткәндә, янгын урынында түбәндәге хәл күзәтелә: эксплуатацияләнми торган бина яна, бинаның бөтен түбәсенә ут таралу куркынычы яный.
Янгын нәтиҗәсендә элеккеге ферманың 40 квадрат метр мәйданлы түбәсе яна. Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк.
фото: Кукмара районының 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев