Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында бер ир, законсыз рәвештә авылдашының өенә кереп, анда бер сәгатькә якын йоклаган

Хәзер Яңа Каенсар авылында яшәүче 51 яшьлек ир суд каршына басачак.

Кукмара районы прокуратурасы Яңа Каенсар авылында яшәүче 51 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул РФ Җинаятьләр Кодексының 139нчы маддәсенең 1нче өлешендә каралган (торакның кагылгысызлыгын бозу) җинаять кылуда гаепләнә.

Сорау алу версиясе буенча, әлеге ир 2021 елның 31 июлендә исерек хәлдә, спиртлы эчемлекләр эзләү максатыннан, авылдашының коймасы аша аның ишегалдына керә. Шуннан соң гаепләнүче йорт ишегеннән йозакны өзеп алып, торакка үтә.

Анда ул диванга ята һәм 40-45 минут йоклый, шуннан соң өенә кайтып китә.

Ир кеше үз гаебен тулысынча таныды.

Җинаять эше асылда карау өчен җәмәгать судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев