Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында Баязитовлар гаиләсе тарафыннан оештырылган мини-зоопаркта страус, павлин, көртлек бар

Зоопарк кунаклары өчен бушлай экскурсия оештырыла.

Яшьләргә авылда яшәргә, эшләргә бөтен мөмкинлекләр дә бар, минемчә, бары тик авылны яратырга һәм тырышып эшләргә кирәк. Бүгенге көндә Күкшел авылында төрледән-төрле кошлардан, хайваннардан мини-зоопарк булдырып, тәрәзә йөзлекләре, капка-койма бизәкләре, почта тартмалары ясаучы, өстәвенә күпләп мал үстерүче танышым Зөлфәт Баязитов әнә шундый фикердә.

Яшь кенә булуына карамастан, яңа танышым төрле һөнәрләр үзләштерергә өлгергән: автотехнолог, эретеп ябыштыручы, токарь, соңгы белеме педагогик юнәлештә – хезмәт, физик тәрбия белгечлеге буенча.

«Мини-зоопарк оештыру теләге җиде ел элек барлыкка килде. Ә болай гаиләбез, элек-электән бик яратып, төрле кош-кортлар тоткан, шуңа күрә дә әлеге кызыксыну зоопарк оештыруга этәргәндер мине. Һәр кош-кортка (страус, 3 төрле күгәрчен, 6 төрле тавык, павлин, көртлек-кеклик, фазан, индоүрдәк, бытбылдык һәм башкалар) аерым махсус оялар кордык. Моннан тыш, куяннар, хаски токымлы эт тә бар. Аннан әкренләп халыкны да җәлеп итә башладык», - диде ул.

Һәр эштә авырлыклар да, каршылыклар да булмый калмый, мөгаен. Ашатуга килгәндә, ашлык, катнаш азык бәяләре нык артты, ләкин шуңа да карамастан алар үз-үзләрен ашата, хәтта артып та кала әле, диде танышым. Баязитовлар гаиләсе кошларны үрчетү өстендә дә эшли, йомыркаларын саталар да, үзләрендә булдырган махсус инкубаторда чебешләр дә үрчетәләр, сораган кешеләргә чебиләрен сатып та бирәләр. Шулай эшләгәндә файдасы да кала икән. Ә менә үрчеткәндә кошларның бер-берсенә парлар табуы кыенрак, диде яшь хуҗа. Бу эш белән күбрәк тормыш иптәше Ольга шөгыльләнә.

«Зоопаркны баету, тулыландыру мәсьәләсендә интернет челтәре ярдәмгә килә. Үзебез кебек кошлар үрчетүче танышларыбыз, дусларыбыз да бар. Кош-кортларның күбесен чит районнардан, Башкортостан якларыннан алып кайтабыз», - диде Ольга.

Мини-зоопаркка экскурсиягә килүчеләр дә бик күп. Мәктәп, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, шәһәрдән әби-бабайга кунакка кайтучылар, авылдашлар, күрше авыллардан кызыксынып карарга киләләр икән.

«Без һәммәсенә дә шат. Керү бушлай. Экскурсия вакытында кошлар турында мәгьлүмат бирәбез, ашатып, яратып карау мөмкинлекләре дә бар, кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алалар. Экскурсия вакытында барлык куркынычсызлык кагыйдәләре дә үтәлә, кунакларга алдан инструктаж үткәрелә», - диде Зөлфәт Баязитов. 

Якташыбыз алга таба да    зоопаркны жәелдерү өстендә эшләячәген белдерде. Аның максаты – яңа төр кошларны булдыру, үзендә булганнарын үрчетү эшен дәвам итү.

«Авылда калганыма бер дә үкенмим мин, авылдан да рәхәт, матур, тыныч җир бармы соң?! Авылымны, туган җиремне яратам. Ул миңа яшәргә, эшләргә көч бирә. Зоопарктан тыш, күпләп сыерлар тотабыз, 10 савым сыерыбыз бар. Әле төсле калайдан төрле бизәкләр, тәрәзә йөзлекләре, капка-койма бизәкләре, почта тартмалары ясыйм. Һәр эштән ямь-тәм табып эшләгәндә генә уңышлы нәтиҗәгә ирешергә мөмкин», - диде танышым.

Конкурентлар булуына карамастан, заказлары да килеп кенә тора. Бу, әлбәттә, аның үз эшен җиренә җиткереп, күңел биреп, яратып эшләвенең нәтиҗәседер дип уйлыйм.

Баязитовлар гаиләсендә билгеле бер эш бүленеше юк. Кем җитешә, шул тотынып эшли. Иң мөһиме – бер-береңне аңлау һәм хөрмәт итү, диде Ольга.

Авылларны эшлекле, тырыш, тәвәккәл яшьләр саклаганына тагын бер инанып куйдым. Туган җиреңә, туган ягыңа тугры калу иртәме-соңмы үз җимешләрен бирә.
 
Язгөл ХӘМИДУЛЛИНА, Мәчкәрә мәктәбенең 2 сыйныф укучысы:

Без мәктәп яны лагерена йөргәндә, тәрбияче апаларыбыз Күкшел авылында урнашкан мини-зоопаркка сәяхәт оештырдылар. Анда нинди генә кошлар, хайваннар юк. Миңа бигрәк тә хаски токымлы эт белән уйнау ошады, ул безне бик яратты, «Кил!», «Утыр!», «Өр!» дигән командаларны яхшы аңлый. Мин монда сеңлемне дә алып киләм әле!
 

 

Фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев